Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көнен билгеләп үтү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече А.Хафизова һәм ТР (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге белгече Л.Сафина тарафыннан 2019 елның 15 мартында ТР Кама Тамагы муниципаль районында яшәүчеләр өчен шәхси эшкуар Р.Н.Зыятдинованың "Мегафон" кәрәзле элемтә салонында консультацияләү өстәле оештырылды. Очрашу барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының һәм РФ Хөкүмәтенең "Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында" 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карарының таләпләре турында аңлатмалар бирелде, "Бөтендөнья кулланучы көне"нең барлыкка килү тарихы турында сөйләнде. Кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысулларына һәм тәртибенә, төрле низаглы хәлләрне карап тикшергәндә якларның хокукларына һәм бурычларына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр турында сөйләшенде. Чарада катнашучыларны сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтарып бирү һәм алмаштыру тәртибе, товарларга карата таләп белдерү сроклары турындагы сораулар кызыксындыра иде, кайтарып бирелергә яки алмаштырылырга тиешле булмаган тиешле сыйфаттагы товарлар исемлеге, кулланучыларга кирәкле мәгълүматның составы һәм аны җиткерү ысуллары тәгаенләнде. Белгечләр барлык сорауларга да тулы җавап бирде. Чарада катнашучыларга буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.
Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш авылының сәләтле балалар өчен гимназия-интернатында Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган лекция уздырды, алар 8-9 сыйныфларда укучы балалар белән очрашты. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләрен гимназиянең зур актлар залында каршы алдылар. "Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне"н уздыру турындагы мәгълүмат тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. 2019 елда Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненең шигаре: "Trusted Smart Products" – Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" – яшьләр өчен аеруча актуаль тема. Яшьләр үзләренең тормышында смарт-җайланмалардан актив файдалана.
Очрашу барышында укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белде. "Бөтендөнья кулланучылар көне"н бәйрәм итү 1962 елда Джон Кеннединың АКШ конгрессында чыгыш ясавына бәйле. "Кулланучы" төшенчәсе дә югары дәрәҗәдә бирелә һәм кабул ителә. Ул чакта Джон Кеннеди кулланучының дүрт принципиаль хокукын бүлеп чыгара:
- мәгълүмат алу хокукы;
- куркынычсызлык хокукы;
- сайлау хокукы;
- ишетелү хокукы.
Әлеге хокуклар 1992 елда "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" закон нигезенә ята. Нәкъ менә әлеге хокуклар кулланучыга сыйфатлы һәм куркынычсыз товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда, сыйфатсыз товарларга юлыкканда үзенең хокукларын яклау мөмкинлеген бирә.
Укучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең турыдан-туры кулланучыларга кагыла торган бүлекчәләре, РФ Хөкүмәтенең "Техник катлаулы товарлар исемлеген раслау турында" 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары турында аңлатып уздылар.
Укучылар "Сыйфаты тиешле булмаган товар сатылганда кулланучының таләпләрен канәгатьләндерү өчен ничә көн бирелә?", "Судка кадәрге тәртиптә хәлне ничек җайларга?", "Сатып алынган товарның сыйфаты буенча кулланучы кайсы вакыт дәвамында мөрәҗәгать итә ала?", "Гарантия срогы булмаса, экспертизаны кем уздырырга тиеш?" кебек сораулар хакында фикер алышты.
Мәктәп укучылары кулланучыларның хокукларын яклау турында файдалы мәгълүмат урнаштырылган, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан чыгарылган буклетлар алды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре эш урыннарын бер көнгә шәһәр автобусына күчерде. Биредә алар Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган традицион еллык акцияне уздырды. Консультацияләр турыдан-туры җәмәгать транспортында узды.
Сатып алынган әйбер белән отмасаң яки товар йә күрсәтелгән хезмәт сыйфатсыз булып чыкса нишләргә? Кая мөрәҗәгать итәргә һәм үз акчаңны ничек кайтарырга? Бүген Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре шәһәр автобусларындагы пассажирларга шул хакта сөйләде.
– Әгәр Сездә касса чегы булмаса, бу хәл Сезнең өчен товарны кайтарып бирүдән баш тарту сәбәбе була алмый. Әгәр кире каксалар, базар хакимиятенә, безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм без, урынга чыгып, әлеге мәсьәләне хәл итәргә булыша алабыз, – дип аңлатты белгеч.
Хезмәткәрләр пассажирларга һәм урамнан үтеп барган кешеләргә төрле белешмәлекләр һәм мәгълүмати буклетлар таратты. Ә пассажирлар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, кая мөрәҗәгать итәргә һәм аларга үз хокукларын яклауда кемнең булышлык күрсәтә алуы турында белде.
– Үз хокукларыгызны яклаудан тартынмагыз, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә, Әлмәт шәһәренең Шевченко урамындагы 88 нче йортка мөрәҗәгать итәргә, 33-67-02 телефон номерына шалтыратырга мөмкин, – диде эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Җәләтова Лилия.
Шәһәрдә акция инде дүртенче ел уздырылды һәм 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланды.
Кулланучыларның хокукларын яклау көнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина "Арча" радиосының туры эфирында катнашты.
Радиоэфир барышында тапшыруны алып баручы Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненең барлыкка килүе, территориаль органга килүче мөрәҗәгатьләр, кулланучыларның хокукларын яклау көненең тематикасы, кесә телефонында җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучының эш итү алгоритмы, ниятләнгән һәм уздырылган чаралар һ.б. турында әңгәмә алып барды. Территориаль орган тәҗрибәсеннән алынган очраклар турында әйтелде.
Радиоэфирда тыңлаучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарны белү-белмәү мәсьәләләре буенча викторина уздырылды. Бирелгән барлык сорауларга җавап биреп, җиңүче булганнарга "Кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасы логотибы төшерелгән флешкалар, викторинадагы калган катнашучыларга, әлеге өлкәдә белем эстәү максатларында, документ үрнәкләре белән "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы тапшырылды.
Җиңүчеләр һәм чарада катнашучылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә бирелгән бүләкләр өчен, ә эфир кунагына кызыклы һәм мәгълүматлы әңгәмә өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре гражданинның 2019 елның 15 мартында Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" ДМС мөрәҗәгате буенча, административ тикшерү кысаларында, Яңа Чишмә районының Ленино авылындагы "У моста" кафесына бардылар.
Югарыда атап үтелгән кафеда шәхси эшкуар эшчәнлек башкара. Контрольлек чаралары барышында сатуда яраклылык вакыты узган, 0,5 литр күләмендә 3 шешә "Konig Ludwig dunkel" сырасы булуы ачыкланды. Гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә әлеге сыра сатудан алынды.
Хәзерге вакытта тикшерү материалы административ хокук бозу турында эш кузгату стадиясендә.
Арча муниципаль районының Яңа Сала авылы советы бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Кадыйров Булат халык белән очрашу уздырды.
Очрашу барышында тиешсез сыйфаттагы товарларны кайтару һәм алмаштыру, срокларны бозу, товарларга экспертиза уздыру; сыйфатсыз товар өчен акчаны кайтару; дәгъва белдерү тәртибе һәм сроклары турындагы мәсьәләләр каралды.
Чарада катнашучыларга аларның товар һәм сатучы турында нинди мәгълүматны алырга хокуклы булуы турында, төрле низаглы хәлләрдә үзеңне ничек якларга кирәклеге хакында сөйләделәр. Шулай ук "Халык контроле" ДМС системасының эше турында да мәгълүмат җиткерелде.
Халыкның кулланучы буларак белемен арттыру максатларында тиешле мәгълүмат урнаштырылган брошюралар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.
Теләче районының Иске Җөри авыл җирлегендә гражданнар кабул ителде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне уңаеннан халык белән очрашты.
2019 елда Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне көнкүрештә "акыллы" технологияләрне куллануга багышланды. Быел ул "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында узды. Шуңа күрә дә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының техник катлаулы товарлар сатуны җайга салучы статьяларын карауга төп игътибар бирелде, смарт-җайланмалар шундый товарларга карый.
Кабул итүгә килүчеләрнең барысына да товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлар чагылдырылган, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарындагы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында белешмәләр тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.
"Бердәм Россия" партиясенең Теләче җирлеге бүлегендәге иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы хезмәткәре Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне кысаларында гражданнарны кабул итте.
Кабул итү барышында гражданнарга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.
Гражданнарны сыйфатсыз товар өчен акчаны кайтару, сыйфатсыз товарны алмаштыру, сыйфатсыз товарларга таләп белдерү сроклары, техник катлаулы товар төшенчәләре турындагы мәсьәләләр кызыксындыра иде.
Кабул итүгә килүчеләрнең барысына да товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлар чагылдырылган, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарындагы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында белешмәләр тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.
2018 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне кысаларында Теләче районы КФҮ ДБУ филиалының консультация пунктында гражданнар кабул ителде.
Чараның максаты – кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучы буларак белем дәрәҗәсен арттыру, гражданнарга кулланучыларның хокукларын дәүләти һәм иҗтимагый яклауның әһәмиятле механизмнары турында мәгълүмат җиткерү. Кабул итү барышында җитешсезлекләре булган товар сатып алган очракта кулланучыларның хокуклары, сыйфатлы товарны алмаштыру, эшләрне башкару (хезмәтләрне күрсәтү) сроклары бозылган очракта эш кылу тәртибе һ.б. кагылышлы мәсьәләләр турында сүз барды.
Шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау буенча актуаль мәсьәләләр буенча икенче ягында территориаль органның реквизитлары урнаштырылган белешмәлекләр таратылды.
Алар туклыклы, җиңел генә әзерләнә, чагыштырмача кыйммәт тә түгел, шуңа күрә дә сатып алучылар арасында популяр булып тора. Сүз пилмән турында бара.
Кулланучыларның хокукларын яклау көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре республика базарында сатылучы пилмәннәрнең сыйфаты, куркынычсызлыгы буенча бәяләү уздырды. Иң әүвәл әлеге базарга мониторинг уздырылды. Продукция ассортиментына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан уздырылган мониторинг нәтиҗәләре буенча билгеләнгәнчә, республика базарында 150 артык җитештерүчедән 600 якын атама белән пилмән сатуга куелган, шуларның Татарстан Республикасында җитештерелгәне – 20 артык җитештерүчедән 60 якын атамалы пилмән. Халык арасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан уздырылган анкета нәтиҗәләре буенча (1000 артык респондент сораштырылды), туңдырып катырылган итле ярымфабрикатлар куллану структурасында пилмәнгә 44% өлеше туры килә. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республикада яшәүчеләрнең 82%ы зур пилмән ала, 17%ы аны үзләре әзерләү яклы, сораштырылганнарның 1%ы пилмәнне бөтенләй дә ашамый.
Дегустация уздыру өчен сәүдә предприятиеләреннән фәкать ГОСТ буенча эшләнгән пилмәннәр генә сайлап алынды – алар күп түгел иде, сатуга куелган пилмәннәрнең күбесе продуктның рецептурасын җитештерүченең үзенә уйлап табарга мөмкинлек бирә торган һәм табышлырак булган ТУ яки СТО буенча ясалган. Этикеткасында "элитлы", "сайлап алынган", "премиум", "100% иттән", "бозау итеннән" кебек кычкырып торучы атамалары булса да, продуктның состав өлешендә белгечләр вак хәрефләр белән язылган "үсемлек аксымы", "хуш исләндергеч", "манный ярмасы", "соя" һ.б. кебек ингредиентлар булуын да күреп алдылар.
Кулланучыларның күпчелек өлеше ярымфабрикатлар сатып алганда продуктның тәменә махсус игътибар бирә икән – респондентларның 39%ы нәкъ шушы факторны атаган. Респондентларның 24%ы өчен ингредиентларның "натураль" булуы мөһим, ә 17%ы өчен товарның бәясе игътибарны җәлеп итә. Шул рәвешле, әзер пилмәннең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләр сатып алучыларыбыз өчен барыннан да актуаль икәнлеге аңлашыла. Шуңа күрә дә Кулланучыларның хокукларын яклау көнендә пилмәнгә дегустация уздыру актуаль чара булып тора.
Кулланучылар арасында чагыштырма сынаулар уздыру өчен, Казан шәһәренең берничә сәүдә предприятиесендә ГОСТ буенча ясалган, "В" категориясендәге, ягъни 40-60%ы мускул җепселләреннән торучы, классик рәвештә "Русские", "Домашние", "Сибирские" дип исемләнгән 30 атамалы пилмән сайлап алынды һәм сынау уздыру өчен "ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУ аккредитацияле лабораториясенә җибәрелде. Нәтиҗәләре юанычлы түгел: пилмәннәрнең күбесендә этикеткасында күрсәтелгәннәргә һәм составы буенча норматив документация таләпләренә җавап бирмәве өлешендә җитешсезлекләр, органолептик, физик-химик тайпылышлар ачыкланган.
Кулланып карау дегустациясендә Татарстан Республикасында җитештерүче предприятиеләрдә әзерләнгән, шулай ук башка төбәкләрдән кертелгән һәм республика сәүдә челтәрләрендә сатыла торган, җитешсезлекләре булмаган яки ачыкланган җитешсезлекләре минималь һәм сәламәтлек өчен хәтәрлек тудырмаган пилмәннәрнең 10 үрнәге коллегиаль бәяләнде һәм чагыштырылды.
Экспертлар буларак ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре, Роспотребнадзор хезмәткәрләре, пилмән җитештерүчеләрнең вәкилләре, ветеринария хезмәте, сәүдә челтәрләре вәкилләре – барлыгы 37 кеше катнашты.