Кулланучыларның Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән хокукларын нәтиҗәле яклау, товарлардан, эшләрдән һәм хезмәт күрсәтүләрдән кулланучылар базарын үстерү өчен Татарстан Республикасында шартлар тудыруны максат итеп күздә тотучы 6 "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын үтәү чараларын тормышка ашыру өчен бурычлар билгеләнде.
Программа бурычларының берсе булып кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның мәгълүматлы һәм хокукый белемле булу дәрәҗәсен арттыру һәм кулланучыларның хокукларын яклау турында закон таләпләрен үтәү тора. Шул исәптән кулланучылар базары өлкәсендәге мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белгечләр (шул исәптән эшкуарлар) белән халыкны урынга чыгып кабул итү юлы белән.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева тарафыннан Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу поселогында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары З.З.Гобәйдуллина, Башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге башлыгы Г.Г.Габдрахманова белән берлектә урынга чыгып гражданнар кабул ителде. Кабул итү барышында сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтарып бирү һәм алмаштыру проблемалары белән, хезмәтләр күрсәтү турында шартнамә шартлары бозылу, алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алу мәсьәләләре буенча алты кеше мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләргә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 18, 25, 29 статьяларына ярашлы нигездә аңлатмалар бирелде.
2019 елның 14 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Роспотребнадзор вәкилләре белән берлектә Яр Чаллы шәһәренең "Алан" базарында шәхси эшкуарлар белән очрашу уздырды. Эшкуарлар белән очрашу Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланды, 2019 елда ул "Trusted Smart Products" – "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең эшчәнлеге "Алан" базарындагы эшкуарларга һәм сатып алучыларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең эше турында мәгълүмат җиткерүдән, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатудан һәм консультация уздырудан гыйбарәт иде.
Сәүдә үзәгенең шәхси эшкуарлары очрашуга актуаль сорауларын әзерләгән иде:
- товарга экспертиза уздыру тәртибе турында;
- сатып алучының үлчәме, формасы, төсе буенча туры килмәгән сыйфатлы кием-салымны алмаштыру турындагы таләбенең хокуклы булу-булмавы һәм көзге сезон килеп җиткәч кайтарып бирү сроклары турында;
- эшкуар товарга гарантия срогын билгеләргә тиешме?
Белгечләр "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьялары турында аңлатып үттеләр. Очрашуда катнашучыларны РФ Хөкүмәтенең "Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында" 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук бүтән товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге белән таныштырдылар.
Сатып алучылар уздырылган чарага бик теләп кушылды һәм үз хокуклары турындагы мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңлады.
Очрашуда катнашучыларның барысына да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе чыгарган файдалы мәгълүматлар белән буклетлар таратылды, шулай ук "кайнар линия" телефонының эше турында мәгълүмат җиткерелде, теләге булган һәркем әлеге телефон буенча кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча профессиональ, түләүсез ярдәм алырга мөмкин.
"Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУ Яшел Үзән районы филиалының лекцияләр залында түгәрәк өстәл узды, анда ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән районындагы ТБ җитәкчесе Е.К.Агеева, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ф.Ф.Гаязетдинова, бүлек консультанты Р.Р.Галиуллина, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУ Яшел Үзән районы филиалының консультацияләү пункты җитәкчесе Н.А.Костюк, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән районындагы ТБ әйдәп баручы белгеч-эксперты З.Н.Әсәдуллина, Яшел Үзән районы Башкарма комитетының кулланучылар базары бүлегенең баш белгече Р.Г.Сәлахова, "ДНС-Ритейл" ҖЧҖ кибете идарәчесе, шәхси эшкуар Э.Р.Павловның "Стар" ҖЧҖ сервис-менеджеры катнашты. Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр әлеге сәүдә предприятиеләрендәге хезмәтләрдән еш файдалана икән.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге җитәкчесе Е.К.Агеева кереш сүз белән чыгыш ясады. "Акыллы гаджетлар"га кыскача сыйфатлама, көнкүреш билгеләнешендәге техник катлаулы товарлар сату үзенчәлекләре турында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән районындагы ТБ әйдәп баручы белгеч-эксперты З.Н.Әсәдуллина сөйләде. 2017, 2018, 2019 елларда техник катлаулы товарлар сатканда килгән язмача мөрәҗәгатьләр турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ф.Ф.Гаязетдинова мәгълүмат җиткерде. Техник яктан катлаулы товарлар сатканда гамәлдәге законнарның таләпләрен үтәү турында "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУ Яшел Үзән районы филиалының консультацияләү пункты җитәкчесе Н.А.Костюк чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл уздырылганчыга кадәр "ДНС-Ритейл" ҖЧҖ кибетенең идарәчесе Р.Г.Исупов тарафыннан товарлар сатканда сатучы юлыга торган сораулар әзерләп куелган иде. Әлеге сораулар, асылда, персональ компьютерлар өчен запас һәм комплект өлешләр (процессорлар, материнская плата, видеокарта, каты диск, тавыш кварталары һ.б.) турында мәгълүматның кулланучыга җиткерелергә тиешле күләме турында, махсус оешмада товарның сыйфатын тикшерткәндә кулланучының катнашуы турында иде. Шулай ук хәзерге вакытта үсеш ала башлаган кулланучылар экстремизмы турында да сөйләшү булды. Тотылган телефоннар сату белән шөгыльләнүче эшкуар гарантия срогы турында кызыксынды. Җиткерелгән барлык сорауларга чарада катнашучылар квалификацияле җавап алды.
"Табыш" ҖЧҖ "Находка" кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече Р.Д.Яппарова тарафыннан кулланучыларның хокукларын яклау буенча чара оештырылды.
Әлеге чара бүген билгеләп үтелә торган Кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланды. 2019 елда ул "Trusted Smart Products" – "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза.
Чара кысаларында кулланучылар тарафыннан дәгъваларны белдерү ысулларына һәм тәртибенә, низаглы хәлләрне карап тикшергәндә якларның хокукларына һәм бурычларына, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракларда проблемаларны хәл итүгә, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча түләүсез консультация күрсәтелде.
Шулай ук, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, сәүдә объектындагы сатучылар өчен семинар-укыту уздырылды.
Чара уздыру барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән басма продукция таратылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова "Лента" сәүдә үзәгендә ("Лента" ҖЧҖ) кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар уздырды.
Семинарда катнашучыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарыннан кулланучылар турында, асылда алкоголь продукциясен сату, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Чарада катнашучыларга Россия Федерациясе Гражданлык кодексының, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Мәҗбүри сертификацияләнергә тиешле продукциянең бердәм исемлеген һәм ярашлылыгын раслау ярашлылык турында декларация кабул итү формасында гамәлгә ашырыла торган продукциянең бердәм исемлеген раслау турында" 2009 елның 1 декабрендәге 982 номерлы карарының төп нигезләмәләре, "Этил спиртын, алкогольле һәм спирткатнашмалы продукция җитештерүне һәм әйләнештә йөртүне дәүләти җайга салу турында һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы федераль закон нормалары һ.б. турында аңлатылды.
Законнардагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, шул исәптән БДАМС системасында тиешенчә исәпкә алу өлешендә, алкогольле продукция белән эшләүгә махсус игътибар юнәлтелде. Семинар кысаларында Россия Федерациясе законнары бозылуның иң еш очрый торган очраклары һәм эш барышында барлыкка килә торган низаглы хәлләрне җайга салу ысуллары каралды. Кулланучыларның хокукларын яклау, хезмәт күрсәтү культурасы шулай ук актуаль булып тора.
Чарада катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатучы һәм сатыла торган товар турында сатып алучылар өчен кирәкле мәгълүматның булуына карата таләпләр, кайтавазлар һәм тәкъдимнәр кенәгәсен бирү турында аңлатылды.
Сыйфатлы товарны кайтарган очракта, товарларда җитешсезлекләр барлыкка килү сәбәпләре һәм дәгъваларны (мөрәҗәгатьләрне) карау сроклары буенча бәхәсле хәлләрне булдырмый калуга махсус игътибар бирелде.
Хезмәткәрләр сатучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә һәм эшчәнлекләрен гамәлдәге законнарга ярашлы нигездә үзләренең мәнфәгатьле булуын белдерде.
Чарада барлыгы 40 артык хезмәткәр катнашты.
Кулланучылар арасында чагыштырма сынаулар уздыру өчен, Казан шәһәренең берничә сәүдә предприятиесендә ГОСТ буенча ясалган, барысы да "В" категориясендәге, ягъни 40-60% өлеше мускул җепселләреннән торучы, классик рәвештә "Русские", "Домашние", "Сибирские" дип исемләнгән 30 атамалы пилмән сайлап алынды һәм сынау уздыру өчен "ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУ аккредитацияле лабораториясенә җибәрелде. Лабораториядә тикшерү нәтиҗәләре күңелгә ятышлы булып чыкмады: пилмәннәрнең күбесендә этикеткасында күрсәтелгәннәргә һәм составы буенча норматив документация таләпләренә җавап бирмәве өлешендә җитешсезлекләр, органолептик, физик-химик тайпылышлар ачыкланган
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов ТР Саба муниципаль районының Явлаштау авыл җирлеге бинасында күчмә чара уздырды. Очрашу халыкны кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат белән тәэмин итү һәм агарту кысаларында гамәлгә ашырылды. Чара барышында, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкның хокукый белемле булу дәрәҗәсен арттыру максатларында, күрсәтмәле һәм мәгълүматлы ярдәмлекләр, буклетлар күрсәтелде, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законына ярашлы нигездә үз хокукларыңны тормышка ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.
Явлаштау авылында яшәүчеләр күп кенә сорауларын бирделәр, аларның төп өлеше товар сатып алуга, сыйфатсыз товарны кайтарып бирү шартлары һәм срокларына, гарантия хезмәте күрсәтүгә бәйле иде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре, үз компетенциясенә туры китереп, барлык сораулар буенча тулы җаваплар бирде һәм халыкны консультацияләде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Айрат Шәйхетдинов һәм Анастасия Смирнова ТР Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәгенә килүчеләр белән традицион очрашу уздырды. Очрашу вакытында бирегә килүчеләргә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан ТО белгечләре кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, товарларны сатучы һәм хезмәт күрсәтүчеләр турында кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматның булуына карата таләпләр, хакы түләнгән товарга яки күрсәтелгән хезмәткә товар чекларын бирү, кайтавазлар һәм тәкъдимнәр кенәгәсен бирү турында аңлатып уздылар.
Без хезмәтләрнең күпчелеге көннән-көн online режимында мөмкин булган дөньяда яшибез. Әлеге режим белән яшәүче кешеләр бизнес белән шөгыльләнә, яраткан телевизион тапшыруларын күзәтеп бара һәм яңа иҗтимагый элемтәләр урнаштыра. Бер яктан, цифрлы дөнья феномены сервисларның һәм иҗтимагый багланышларның мөмкин булу дәрәҗәсен арттыра, ә икенче яктан, ул конфиденциальлек, мониторинг, белешмәләрне яклау һ.б. бәйле этика проблемалары барлыкка китерә.
Инде өченче ел рәттән цифрлы технологияләр Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне тематикасын формалаштыра. Бүген санлы технологияләр күп кенә хезмәтләрнең һәм продуктларның холкын үзгәртте, чөнки кертеп эшләнгән программа тәэминаты кулланучы товарларының күпчелегендә урнаштырылган.
2019 елның 14 мартында, "Trusted Smart Products" – "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында узачак Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне уңаеннан, шәхси эшкуар Р.Р.Гайнетдиновның "Точка" сәүдә павильонында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан, Роспотребнадзор идарәсенең ТР буенча ТБ белән берлектә, гражданнарга һәм сатучыларга мәгълүмат җиткерүгә һәм консультация бирүгә, кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарның актуаль аспектларын аңлатуга бәйле эшнең традицион формаларын күздә тотучы чара уздырылды.
Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне санлы технологияләрнең үсеш алуы, барыннан элек, кулланучыларның төрле яклы мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиешлегенә игътибар итү өчен яхшы мөмкинлек булачак: болар "акыллы электроника"ның сыйфатлы һәм куркынычсыз булуына хокук һәм шәхси мәгълүматларның ничек туплануы, эшкәртелүе һәм файдаланылуы турында белү хокукы.