Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне кысаларында Әгерҗенең 3 нче санлы урта белем бирү мәктәбендә укучылар белән кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча очрашу узды. Ел саен 15 март көнне билгеләп үтелә торган Кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган иде.
2019 елда Кулланучыларның хокукларын яклау көне "Trusted Smart Products" – "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза. Укучыларны "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре белән таныштырдылар. Чараны уздыруның төп максаты мәктәп укучыларын безнең дәүләттә кулланучының хокукый статусы белән таныштырудан, көндәлек тормышта кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ни рәвешле яклануын күрсәтүдән, хокукый тәртип күнекмәләрен һәм законлы нигездә конфликттан грамоталы чыгу юлын таба алу сәләтен формалаштырудан гыйбарәт иде.
10 нчы сыйныф укучылары көндәлек тормыштан алып бирелгән сорауларга җаваплар һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча мәгълүмати буклетлар алды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 28 августындагы 1837-р номерлы боерыгы белән расланган 2030 елга кадәрге чорга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте стратегиясен тормышка ашыру максатларында КФҮ базасында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә халыкның белем дәрәҗәсен арттыру, шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны консультацияләү өчен дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәкләр потенциалыннан файдалану тәҗрибәсен җәелдерү буенча халыкка кулланучыларның хокукларын яклау буенча консультация бирү оештырылды, бу исә гражданнарга үзләренең бозылган хокукларын яклау юллары һәм ысуллары турында мәгълүмат алу хокукларын тулы дәрәҗәсендә тормышка ашыру мөмкинлеген бирәчәк.
6 март көнне Кама Аланы күпфункцияле үзәгендә Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре бирегә килүчеләрне кулланучы базары өлкәсендә үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында консультацияләде, бирегә килгән һәркем үзен кызыксындырган сорауны бирә алды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән басма матбугаттан һәм мәгълүмат материалларыннан күргәзмә оештырылды.
Түбән Кама КФҮ хезмәтләре исемлегендә – 150 якын позиция, шул исәптән кулланучылар базарына кагылышлы мәсьәләләрдә консультацияләү. 12 март көнне Түбән Кама территориаль органы белгечләре кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнар буенча гражданнарга телдән консультация бирү формасында халыкның хокукый белем дәрәҗәсен арттырды, шулай ук шикаятьләр төзүдә булышлык күрсәтте.
Бу көнне, шулай ук 15 мартта, Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көнендә, КФҮ килүчеләрнең барысы да "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" темасына Түбән Кама ТО хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдими ителгән видео-ролик белән танышу мөмкинлегенә ия.
2019 елның 14 мартында, Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, Менделеевск шәһәре күпфункцияле үзәгендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
"Бик тә уңайлы, инстанцияләр буйлап йөрисе юк, дәгъва төзүдә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт", – диде үзенең КФҮ килүе хакында хокуклары бозылган кулланучы.
Кулланучыларның хокукларын яклау көнен уздыру кысаларында Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнарында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге башлыгы урынбасары И.А.Мөхәммәтшин, бүлекнең белгеч-экспертлары Л.В.Мурадымова һәм Г.М.Мөхетдинова белән Лениногорск шәһәрендә очрашу оештырдылар. Очрашу барышында Лениногорск районында кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чараларны оештыру, кәрәзле элемтә, катлаулы көнкүреш техникасы кибетләрендә, интернет-кибет салоннарында түгәрәк өстәлләр уздыру, әлеге кибетләрдә сатучылар өчен өйрәтү семинарларын уздыру мәсьәләләре, шулай ук кулланучыларны хокукый агарту мәсьәләләре турында сөйләшү булды.
Параллель рәвештә Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре белән дә очрашу узды. "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" республика программасын бергәләп тормышка ашыру турында сөйләштеләр.
Арчада дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәгендә кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күчмә консультация узды. Бүтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина, ТР Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанслар бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллин, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлеге белгеч-эксперты Ф.М.Сабирова катнашты.
Арча КФҮ җирле халык кына түгел, Балтач, Биектау районнарында яшәүчеләр дә килеп хезмәт ала. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең күчмә консультациясе вакытында мөрәҗәгать итүчеләр кулланучыларның хокукларын яклау турында гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә тулы аңлатмалар алды. Төрле-төрле сораулар бирелде: товарларның һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында, ирекле иминиятләштерү шартнамәсен төзегәннән соң "суыту чоры" (14 көн) турында, сатып алган вакытта өстәмә хезмәтләрнең тагылуы турында һ.б. Техник катлаулы товарларда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучының эш итү тәртибе аеруча зур кызыксыну тудырды, чөнки Кулланучыларның хокукларын яклау көненең тематикасы смарт-җайланмаларга бәйле. Чарада катнашкан һәркемгә Кулланучыларның хокукларын яклау көне барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат җиткерелде.
Чара барышында төрле хезмәт төрләре буенча мәгълүмати-агарту буклетлары таратылды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Минзәлә муниципаль районында тулы чаралар комплексын уздырды.
Минзәләнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән буын кешеләре белән очрашу уздырылды. Белгечләр "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең турыдан-туры кулланучыларга кагыла торган бүлекчәләре, РФ Хөкүмәтенең "Техник катлаулы товарлар исемлеген раслау турында" 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары турында аңлатып уздылар.
Интернатта 20дән артык кеше яши, аларның барысы да чарада актив катнашты. Кайберләре үзләренең тормышында булган вакыйгаларга бәйле сорауларны бирде. Мисал өчен, дару препаратлары, медицина билгеләнешендәге предметлар алмаштырылырга тиешме яки аларның акчасын кайтарып алырга мөмкинме? Чарада катнашучылар сыйфатсыз азык-төлек товарларын кайтарып бирү мәсьәләләре буенча да консультация алды. Очрашуда катнашучыларны торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре дә борчый булып чыкты. Чарада интернатта яшәүчеләр генә түгел, ә учреждение җитәкчелеге һәм белгечләре дә катнашты. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль идарәсе эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар базарына кагылышлы сорауларга квалификацияле һәм тулы җаваплар бирде, кулланучылар өчен белешмәлекләр таратты.
Пансионат хакимияте кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре белән киләсе очрашуларны көтеп калачагы турында белдерде һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органына, аның белгечләре шәһәрдә яшәүчеләрнең кулланучы буларак белем дәрәҗәсен арттырганы өчен, рәхмәт белдерде.
Бүген "Вьетнамский" сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы тарафыннан "Базар – шулай ук хокукый урын!" исеме астында кулланучылар өчен күчмә консультацияләү өстәле оештырылды һәм уздырылды.
Әлеге чара ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлана. 2019 елда ул "Trusted Smart Products" – "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза.
Чара кысаларында кулланучылар тарафыннан дәгъваларны белдерү ысулларына һәм тәртибенә, низаглы хәлләрне караганда якларның хокукларына һәм бурычларына, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракларда проблемаларны хәл итүгә, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча түләүсез консультация бирелде. Сәүдә үзәгендәге эшкуарлар да консультация ярдәмен алды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре кулланучыларның үз хокуклары турында белү-белмәвен тикшерде: мини-викторина уздырылды.
Кулланучыларның хокукларын яклау көненә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турындагы мәгълүматлар белән түләүсез басма матбугат әзерләнде. Белешмәлекләр һәм буклетлар кулланучыларга да, эшкуарларга да таратылды. Иртәгә күчмә консультация өстәле шулай ук 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучылар барыннан күбрәк кесә телефоны, суыткыч, телевизор кебек техник товарларга һәм сөт продукциясенә шикаять белдерә. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге башлыгы Розалия Арсланова матбугат конференциясендә сөйләде.
Матбугат конференциясе Халыкара кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланды.
"Техник яктан катлаулы товарларны аерып күрсәтергә теләр идем, чөнки күп очракта шулар буенча шикаять килә. Иң беренче чиратта болар – кәрәзле телефоннар, суыткычлар, телевизорлар, әлеге төркем кулланучылар өчен иң проблемалы булып тора. Азык-төлек товарларына килгәндә, монысы – сөт ризыкларыдыр мөгаен, аңа карата ризасызлыклар барыннан да күбрәк белдерелә", – диде Розалия Арсланова.
Матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова да сөйләде, ел саен алар ведомствосына 13-14 мең шикаять килә, аларның күпчелеге – кулланучыларның хокукларын яклау буенча мөрәҗәгатьләр.
"Роспотребнадзор өлкәсе киң булганга күрә – бу бит кулланучының хокукларын яклау гына түгел, ә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген дә тәэмин итү – без, гадәткә кергәнчә, килгән мөрәҗәгатьләрне ике блокка бүләбез, аларның якынча яртысын – 55, иң күбе 60% өлешен ел саен кулланучыларның хокукларын яклау буенча мөрәҗәгатьләр тәшкил итә", – дип сөйләде Марина Трофимова.
Ул билгеләп узганча, килгән мөрәҗәгатьләр күпчелек очракта товарның куркынычсызлыгына һәм аның сыйфатына кагыла.
"Татар-информ", Вероника Ваганова
2019 елның 22 мартында 9.00 сәгатьтә Арча шәһәрендә (Совет мәйданы, 14, Арча районы хакимиятенең кече утырышлар залы) "2019 елның 2 айлык нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы алкоголь базарының торышы" темасына чара узачак. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы уздыра. Чара беткәннән соң анда катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк. Гавами чарада катнашу өчен Сез 2019 елның 21 мартына кадәр Bulat.Kadyrov1@tatar.ru электрон адресы буенча теркәлә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларыгызны җибәрә аласыз.
Элемтә телефоны: 8(84366) 3-28-79
2019 елның 12 мартында, кулланучыларның хокукларын яклау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатларында, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология" ФБССУ Яшел Үзән районы филиалының лекцияләр залында түгәрәк өстәл уздырылды, анда ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән районындагы ТБ җитәкчесе Е.К.Агеева, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ф.Ф.Гаязетдинова, бүлек консультанты Р.Р.Галиуллина, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология" ФБССУ Яшел Үзән районы филиалы баш табибы Н.А.Костюк, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән районындагы ТБ әйдәп баручы белгеч-эксперты З.Н.Әсәдуллина, Яшел Үзән районы Башкарма комитетының кулланучылар базары бүлегенең баш белгече Р.Г.Сәлахова катнашты.
Чара барышында озак сроклы максатчан 6 "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын тормышка ашыру, җирле үзидарә органнарының, халыкта кулланучылар базарында тотрыклы грамоталы тотыш күнекмәләрен формалаштыру максатында, гражданнарны консультацияләү эшендә катнашуы турында сүз барды. Шулай ук муниципаль район сайтының "Кулланучыларның хокукларын яклау" бүлегенә мәгълүмат бирү турындагы мәсьәләләр хакында да фикер алышынды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы, Яшел Үзән районында ТР буенча Роспотребнадзор ТБ белгечеләре белән үзара хезмәттәшлек итеп, кулланучылар өчен уздырылган чаралар турында мәгълүмат җиткерде. Ахырдан 6 "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасының нәтиҗәләрен бәяләү индикаторларын үтәү буенча уртак эшне дәвам иттерергә карар кылынды.