ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2018 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе алдына куелган өстенлекле бурычларның берсе – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның аң-белемнәрен үстерү. Ә инде гражданнарның хокукый аңын үстерү, аларны куллану культурасы күнекмәләренә өйрәтү максатыннан алып барыла торган мәгълүмати-агарту эшенең төп юнәлешләреннән берсе булып эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларының хокукый яктан аң-белемнәре дәрәҗәсен үстерү тора

2018 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы уздырыла. Анда республикабызның сәүдә объектларында сатыла торган  аракы дегустацияләнәчәк

2018 елның 6 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, Кайбыч районы Колангы станциясендә “Алга” ҖЧҖ, хосусый эшмәкәр Т.Г.Нурмөхәммәтова кибетләрендә “Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон таләпләрен үтәү” мәсьәләсе буенча семинар-уку үткәрде

Ел саен үткәрелеп килә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нигезләмәләрен аңлату һәм консультацияләр бирү йөзеннән “Гражданнарны кабул итү көне” (күчмә) үткәрелде. Чара тематикасы “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләдерик” девизына карап билгеләнде

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре гражданнарны кабул итүнең айлык планы нигезендә ТР Күп функцияле үзәгенең Әтнә муниципаль районы филиалында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законын аңлату йөзеннән кулланучылар өчен чираттагы чараны үткәрде

2018 елның 7 мартында Балтач муниципаль районында Балтач районы җитештерүчеләре продукциясенә күргәзмә-презентация булып узды. Чараны Балтач муниципаль районы башкарма комитеты оештырды

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан гражданнарны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати һәм консультация ярдәме белән тәэмин итү буенча акцияләр үткәрде


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Республикабызда җитештерелгән алкогольле продукцияне халыка киңрәк таныту максатыннан, “Татарстанныкын сатып ал!” акциясе кысаларында, Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне дегустацияләү чаралары булып узды

6 март көнне Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган “Без барыбыз да – кулланучылар” дигән мәгълүмат-агарту сәгате булып узды


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Югары Ослан районында чаралар үткәрде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International