ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды


6
март, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында “ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль якулау министрлыгының Арча муниципаль районындагы “Центр милосердия” халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу үткәрде


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре контрольлек чаралары барышында Чистай районының Югары Кондрата авылында стационар булмаган сәүдә объектында сыра сату фактын ачыклады

2018 елның 2 мартында 10.00 сәгатьтә “Шәһри Казан” газетасы редакциясенең киңәшмәләр залында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган “Түгәрәк өстәл” булып узды. Чараны “Шәһри Казан” газетасы редакциясе оештырды


2
март, 2018 ел
җомга

Гражданнар арасында үткәрелгән сорашып-белешүләрдән ачыкланганча, ит консервларын сайлауга иң элек бәясе һәм сәүдә маркасы (җитештерүче атамасы) йогынты ясый. Респондентлар арасыннан 32%ының беренче чиратта – бәясенә, 31%ының – сәүдә маркасына игътибар итүләре билгеләнде. Өченче урында – товар төрелмәсе, кабы, савыты. Респондентларның 20%ы товар сайлаганда иң элек нәкъ менә шуңа карый булып чыкты

2018 елның 1 мартында Зәй муниципаль районында башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Р.Ф.Нәфыйков катнашында район территориясендә алкогольле продукцияне сату мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды

2018 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре РФ Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Зеленодол шәһәрендә бер барга тикшерү үткәрде

Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Ә инде Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе (CI) әлеге көннең темасын билгели

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Россия гадел хөкем дәүләт университетының Казан филиалы суд системасы өчен белгечләр әзерләү факультетының 3 курс студентлары белән очрашу үткәрде

“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законда сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату белән шөгыльләнүче хосусый эшмәкәрләрнең әлеге продукцияне ваклап сату күләме учетын алып барырга һәм декларацияләргә тиешлеге күздә тотылган


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International