2018 елның 2 аенда Менделеев районында алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча мобиль төркем гамәлдәге законны бозуның 9 очрагын ачыклады
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Тукай районы буенча күчмә чара оештырды. Шулай итеп, «Агроторг» ҖЧҖнең «Пятерочка» кибетләрендә һәм Яңа бистәдәге өч сәүдә объектында рейдлар булып узды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы халыкның кулланучы буларак аң-белемен үстерү максатыннан даими рәвештә профилактик чаралар үткәреп килә
Февраль башларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре мобиль төркем составында Минзәлә шәһәрендәге кибетләрнең берсендә Татарстан Республикасы халык кулануы товарлары бәясе һәм ассортиментына мониторинг үткәрү вакытында җитештерү һәм әйләнешенең легальлеген раслаган товарны озату документларыннан башка гына алкогольле продукция сату, шулай ук ЕГАИСта теркәмичә генә сыраны сатуга чыгару фактын ачыклады
2018 елның 27 февралендә Менделеев муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Саттаров рәислегендә прокуратура, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеев районы буенча бүлеге, “Татспиртпром” карамагындагы структуралар җитәкчеләре, алкогольле продукция сатучы сәүдә объектлары вәкилләре катнашында Хәмер базарындагы хәлләрне җайга салу буенча координация советы утырышы булып узды
2018 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре документларсыз гына алкогольле продукция сату турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына алынган мөрәҗәгать буенча кузгатылган адимнистратив тикшерү кысаларында Апас районының Сатмыш авылындагы кибетләрнең берсенә тикшерү үткәрде
2018 елның 1 февралендә 14 сәгать 30 минутта полиция хезмәткәрләре Тәтеш шәһәренең Горький урамында бер автомобильне туктаткан. Автомобиль багажнигын тикшергәндә, хәмер исе килеп торган сыекча тутырылган 2,5 л сыешлы өч савыт табылган
26 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Казан (Идел буе) федераль университетында семинар үткәрде
Ит консервлары – кулланучылар арасында иң киң таралган, бигрәк тә туристлар һәм студентларны мөкиббән иткән ит ризыкларыннан берсе. Мондый консервлар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының стандарт җыелмасына керә. Моннан тыш ит консервларын иң күп кулланучылар – “Госрезерв”, Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Җәзаларны үтәтү хезмәте баш идарәсе һ.б.
Чаллы шәһәрендә дүрт мөйданчыкта Май чабу бәйрәме үткәрелде. Коймак белән сыйлану, концерт һәм кыш карачкысын яндыру белән үрелеп барган бәйрәм Азатлык мәйданчыгында, Җиңү, Сидоровский, ГЭС бистәсенең мәдәният һәм ял паркларында оештырылды