ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 21 февралендә башкарма комитетның утырышлар залында Тәтеш муниципаль районы хакимияте башлыгы Р.Х.Сафиуллов эшмәкәрләр белән очрашу үткәрде. Киңәшмәдә РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча №3 районара инспекциясе хезмәткәрләре, «ПФ «СКБ Контур» АҖ вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгеч-эксперты катнашты

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати-агарту эшчәнлеге семинарлар, очрашулар, лекцияләр үткәрүне, халык өчен төрле чараларда катнашуны үз эченә ала

Кышның иң кызган чорында суыкта балык тотарга һәвәс булган бер ир-атка бәйле күңелсезрәк хәлгә тукталып үтәсе килә. Баксаң, үзе чыгып китүгә, палаткасын җил очырткан икән бу мескенкәйнең. Югыйсә аны җелекләргә үтәрдәй җил-суыктан саклану өмете белән сатып алган ул. Тик начар товарга тарыган, күрәмсең...

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын бозуга юл куймау һәм мондый очракларны булдырмый калу максатыннан чыгып, куллану базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән киңәшмәләр, консультацияләр, өйрәтү характерындагы семинарлар үткәрү нигезендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны үтәү мәсьәләләре буенча системалы төстә консультация-аңлату эшен алып бара

Ютазы муниципаль районы хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары З.Н.Айтыкина рәислегендә киңәшмә үткәрелде. Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, Ютазы райпосы һәм башка сәүдә объектлары вәкилләре катнашты

2018 елның 21 февралендә Арча шәһәре Мәдәният йорты бинасы фойесында район территориясендә җитештерелә торган продукция күргәзмәсе-дегустация һәм Арча муниципаль районының чираттагы утырышы уздырылды

2018 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Күп функцияле үзәкнең Теләче районындагы филиалында консультация пунктын оештырды

2018 елның февралендә Кукмара районы Түенбаш авылында гражданнарны күчмә кабул итү булып узды. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров үткәрде. Чарада шулай ук  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының алкогольле продукция сату буенча, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе буенча  хезмәткәре И.И. Бәдретдинов катнашты


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 21 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы ТР Әтнә районының Өҗем авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату максатыннан гражданнары кабул итүне оештырды

20 февраль көнне Чаллы шәһәрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хамматов катнашында “Чаллы территориаль органының 2017 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында” киңәшмә булып узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International