ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре бер көн эчендә берьюлы өч сәүдә объектында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге закон бозуларны ачыклады

2018 елның 19 февралендә ТР Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Кабул итүне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров үткәрде

Галиева Кадрия Габрахман кызы 1978 елның 18 гыйнварында Казахстанның Актау шәһәрчегендә эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Энекәше белән дус-тату гаиләдә үсә. Кадрия балачактан ук ачык күңелле, мәрхәмәтле кызчык, әти-әнисенең ышанычлы ярдәмчесе була

2018 елның февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы азык-төлек товарларын сатучы сәүдә челтәрләре арасында “Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләти җайга салу нигезләре турында” Федераль законның 13 статьясындагы 1 өлешенә (билгеле бер вакыт узганнан соң сатылмаган товарларны хуҗалык итүче субъектка кире кайтару турында шарттан торган килешү төзү хакында) үзгәрешләр кертелү сәбәпле анкета чарасын үткәрде

16 февраль көнне Казан шәһәре Совет районының Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 140 нчы гимназиядә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре өлкән сыйныфлар укучылары белән очрашу үткәрде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ил күләмендәге зур вакыйга – Россия Федерациясе Президентын сайлау алдыннан үзенең хезмәткәрләре – участок сайлау комиссияләре әгъзалары белән таныштырып үтмәкче


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 20 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе Зеленодол, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарындагы территориаль органы хезмәткәре белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультация үткәрде


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Чаллы территориаль органына С.дигән бер кулланучы мөрәҗәгать итте.

Баксаң, кибеттән чалбар сатып алган икән ул. Әмма өенә кайткач, товарның кимчелекле якларын күреп алган. Егет шул ук көнне, товар бәясен кире кайтару таләбе белән, сатучыга мөрәҗәгать иткән

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре хосусый эшмәкәр Г.А.Махиянованың «Продукты» кибетендә (адресы: Әлмәт районы, Сөләй авылы, Совет урамы, 36 б й.) Эчке эшләр идарәсе участковые белән берлектә хәмер продукциясен, тәгаенләп әйткәндә, сыраны  тыелган вакытта сату фактын ачыклады

Май чабу – славян халыкларының бик борынгы бәйрәме. Россиядә Май чабу – кышны озату һәм кояшлы җылы язны каршылау дигән сүз! Бөек ураза алдыннан шатлык-сөенечләр белән тулы бер атна!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International