Республикабызда балалар һәм үсмерләрне хокукый агарту эше дәвам иттерелә. Әнә шуны истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Әлмәт шәһәренең 17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган ачык дәресләр үткәрүдә катнашты
2018 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Әлки районының Базарлы Матак авылында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату буенча чаралар комплексын үткәрде
2018 елның 14 мартында “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең территориаль органы бинасында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында чаралар үткәрүгә багышланган консультатив совет утырышы булып узды
Чаллы шәһәре территориясендә күп функцияле үзәк (алга таба – МФЦ) (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Тынычлык пр., 62 й.) инде менә ел ярымнан артыграк вакыт дәвамында тулы көченә эшләп килә. Оешманың төп принцибы – “бер тәрәзә” принцибын тормышка ашыру хисабына хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшырту. Биредә теләсә кем 140ка якын дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдән файдалана ала
2018 елның 14 мартында “Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Зеленодол районы филиалындагы лекцияләр залында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклауга багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән “Түгәрәк өстәл” үткәрелде
Лениногорск шәһәре Мәдәният йортында шәһәр һәм районның мәктәп укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе булып узды. Мәдәният йортында Лениногорск шәһәре Мәгариф идарәсе һәм “Лениногорск ш. халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” оештырган чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре дә катнашты
Без һәр көн саен товарлар сатып алабыз һәм кулланучылар булып торабыз.
15 мартта бөтен дөнья күләмендә кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм беренче тапкыр 1983 елда – Америка Президенты Джон Ф. Кеннединың Конгресста ясаган чыгышы еллыгына багышлап билгеләп үтелә. АКШ Президенты әлеге атаклы чыгышында кулланучыларның төп 4 хокукын билгели
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре “Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне”нә багышланган чаралар кысаларында кулланучылар белән очрашулар үткәрә
“Россия пенсионерлар берлеге” Менделеев муниципаль районындагы җирле бүлеге каршында эшләп килүче “Гомер көзе университеты”нда өлкән яшьтәге гражданнар белән актив төстә эш алып барыла
2018 елның 13 мартында “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Зеленодол, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарындагы белгечләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы катнашында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен үткәрү кысаларында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Зеленодол сукырлар җәмгыяте җирле бүлеге, «ТРО ВОИ» Зеленодол шәһәр район оешмасы инвалидлары өчен өйрәтү характерында чара уздырды