Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Аны үткәрү тематикасын Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе билгели. Быел ул “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләндерик” дигән девиз белән уздырыла
“Торып басарга, суд бара!” Суд утырышы секретаре суд процессы уенын әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрде
Сумка молниясендәге “собачка”ның ватылуы завод брагы булып торамы, сыйфатлы оек-оекбашны алыштырып һәм кире кайтарып буламы, завод төрелмәсендәге яки төргәктән кисеп сатылган ашъяулыкны кире кайтарырга мөмкинме? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы, “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе белгечләре эшмәкәкрләр һәм кулланучыларның әнә шундый четерекле, хәтта мәкерлерәк тә сорауларына җаваплар бирде
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре Әлмәт шәһәре эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә закон нигезендә чикләнгән вакытта алкогольле продукция сату фактларын билгеләде
2018 елның 15 мартында, “Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне” кысаларында, Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Вьетнам” сәүдә комплексында кабул итү үткәрде
2018 елның 12 һәм 13 мартында “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск һәм Сарман районнарындагы территориаль бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Лениногорск шәһәрендә җәмәгать туклануы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта бизнес вәкилләре (хосусый эшмәкәр А.О.Изратовның «Розмарин» кафесы һәм «Городское кафе» ҖЧҖнең «ДоДо Пицца» пиццерие) белән очрашу үткәрде
2018 елның 12 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Диана Олеговна Шәйдуллина Мамадыш шәһәре базарында район халкы өчен дежур тору оештырды
Шуны исегезгә төшермәкчебез: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2018 елның 22 мартында 10.00 сәгатьтә сувенир продукциясен сатучы оешмалар вәкилләре белән “FIFA Футбол буенча 21нче дөнья чемпионаты алдыннан Казан шәһәрендә сувенир продукциясе базары” дигән темага “Түгәрәк өстәл” уздыра (түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Һ.Такташ ур., 94 й.)
2018 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика дегустация комиссиясенең (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы булып узды
14 мартта, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсендә чаралар комплексын үткәрде