2018 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәре 2018 елның 22 мартында үзенең машинасында спиртлы сыекча тутырылган биш литрлы биш пластик савытны каядыр алып барган вакытта Зеленодол районында «Волга» М-7 юлының 755 нче чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре юлына төшкән Мәскәүдә яшәүче бер ир-атка карата административ хокук бозу турында эш кузгатты
2018 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Ленин бакчасында “Кемерово, без синең белән” дип язылган баннерга чәчәкләр салды
2018 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының элекке җитәкчесе Сәлахиев Әсхәт Әфтах улы күп еллык нәтиҗәле хезмәте, тел-теш тидергесез хезмәт эшчәнлеге, шулай ук сатудагы алкогольле продукциянең сыйфатына дәүләт контрольлеген тәэмин итүгә үзеннән зур өлеш кертүе өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең ведомство бүләге – “Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең мактаулы хезмәткәре” медале белән бүләкләнде
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә закон нигезендә чикләнгән вакытта, тәгаенләп әйткәндә, 22.00 сәгатьтән соң алкогольле продукция сатуның 3 фактын билгеләде
“Кулланучылар хокукларын яклау көне”н уздыру буенча эшләр тәмамланып килә. Сүз уңаеннан, әлеге бәйрәмнең ел саен үткәрелүен дә искәртеп үтик. 2018 елдагы девизы – “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләндерик”.
Ел саен – 15март көнне халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Ә аны үткәрүнең тематикасын Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе (CI) билгели
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе Чистай, Спас, Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнарындагы белгечләре белән берлектә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында әлеге вакыйгага багышлап, кулланучылар өчен кайбер чаралар үткәрде
2018 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлегеннән легаль булмаган алкогольле продукция ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм карар кабул итүгә алынды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре территориаль орган карамагындагы Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодол, Кама Тамагы, Кайбыч һәм Тәтеш районнарында алкогольле продукция сату вакытына, шартлары һәм урыннарына карата чикләүләргә мониторинг үткәреп килә