Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы карамагындагы Питрәч муниципаль районына бару кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын һәм мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.
Россиянең гамәлдәге законнары буенча үлчәп сатыла торган азык-төлекне сату сәүдә предприятиеләренә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта сатучы билгеле бер кагыйдәләрне, шул исәптән кулланучыга кирәкле мәгълүматны җиткерү буенча да, төгәл үтәргә тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районында урнашкан «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә олы яшьтәге кешеләр белән чираттагы очрашуны оештырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Факел» балалар лагеренда «Грамоталы кулланучы» темасына дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алексеевск районы Лебяжье авылындагы Татпотребсоюз системасы кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «А» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинар үткәрде.
Фитнес-клуб ябылу сәбәпле, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына абонементтан файдаланмау мәсьәләсе буенча берничә мөрәҗәгать килде. Эш шунда ки, бу фитнес-клуб Халыкара фитнес-франшиза буенча эшләгән һәм аңа үз эшчәнлеген төгәлләргә туры килгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Р» барында физик затның алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 41 шешә (24 литр) тәшкил иткән.
Алкоголь продукциясенә бәяләр мониторингы үткәрү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары оештырды.