ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2025 ел
сишәмбе

Кулланучы, кайнар линиягә мөрәҗәгать иткәндә, аның рейсын биш сәгатькә тоткарлаганнары турында хәбәр итте. Белгечләр аңа Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә авиакомпанияләрнең хокуклары һәм бурычлары турында аңлатмалар бирде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

7
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Лента» гипермаркетында чаралар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бүген без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Черныхның әбисе турында сөйләрбез.

- Минем кадерле әбием - Алабугада танылган Ольга Дмитриевна Лукина  (Доброва). Ул 1922 елның 5 ноябрендә Рязань өлкәсенең Шилово авылында туа. Аның тормышы җиңел булмый: 1938 елда репрессияләнгән һәм һәлак булган әтисен Дмитрий Владимирович Добровны иртә югалтып, әнисе, энесе һәм сеңлесе белән Алабугага күченә.

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

4
июль, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә әлеге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан квартал саен сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре һәм әче балны ваклап сатуны декларацияләү дәвам итә.

Тэги: декларация кабул итү турында

3
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина Арча районының Яңа Кишет авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклауга һәм алкоголь продукциясен сатуга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Актив ял яратучыларның барысына да аттракционнарда булганда кулланучылар хокукларын яклау кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә игътибар итәргә кирәк.

Барыннан да элек, үзегез сайлаган аттракционның сезнең яшькә, физик параметрларга (буй һәм авырлыкка), шулай ук сәламәтлегегез торышына туры килүенә инаныгыз. Барлык кирәкле мәгълүмат турыдан-туры аттракционга керү алдыннан ирекле кулланылышта булырга тиеш. Әгәр инструкциянең берәр өлешен аңлауда кыенлыклар килеп чыкса яки аңлашылмаучанлыклар ачыкланса - аттракцион хезмәткәрләренә консультация сорап мөрәҗәгать итегез.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова Ю. Гагарин исемендәге китапханәдә «Татарстанда җәй» проекты кысаларында кече сыйныф укучылары өчен тематик дәрес үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Түбән Каманың «РамусМолл» үзәгендә чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде, анда мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар өчен махсус оештырылган Сабантуй узды. Чара балалар һәм аларның гаиләләре өчен чын бүләк булды, күңелле һәм актив вакыт үткәрү мөмкинлеге бирде. Республика блогерлары онытылмаслык бәйрәм оештыру өчен күп көч куйдылар. Күңел ачу сәүдә үзәге территориясендә төрле уен мәйданчыклары оештырылган иде, анда һәр бала үзенә ошаган шөгыль таба алды. Күңелле конкурслар, мавыктыргыч эстафеталар һәм иҗади чыгышлар балаларга үзләренең сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең 28 нче урта мәктәбендә мәктәп яны лагере балалары өчен «Яшь кулланучы» дип аталган квест үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Гөлнара» ҖЧҖ сәүдә объектында (Арча районы) сатучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлатып укулар үткәрде. Монда азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International