Онлайн-форматта профилактик визит үткәрелде

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре 2023 елның 7 сентябрендә Нурлат шәһәрендә сыра сату буенча сәүдә эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектка карата профилактик визит үткәрде. Шәхси предприятие үтенече буенча чара видео-конференц-элемтәне куллану юлы белән онлайн-форматта уздырылды.

Профилактик визит барышында контрольдә тотылган субъектка аның эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр турында хәбәр ителде. Аерым алганда, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре турында сөйләделәр.

Белгеч сыра сатуда мөмкин булган хокук бозулар, бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар һәм алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында мисаллар китерде.

Эшмәкәрнең электрон почтасына «Тикшерелгән бизнес» интернет-порталындагы сораштыруга сылтама һәм түбәндәге темаларга видеороликларга сылтама җибәрелде: тикшерүләр үткәргәндә эшмәкәрнең хокуклары; кисәтү алган очракта эшмәкәрнең гамәлләре; 2022-2023 елларда бизнеска ярдәм чаралары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International