Хуҗалык итүче субъектка карата профилактик визит үткәрелде

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Нурлат районында сәүдә эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектка карата профилактик визит үткәрде.

Профилактик визит законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәү ысуллары турында эшкуарлык җәмәгатьчелегенең мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән. Профилактика чараларын үткәрүнең төп максатларының берсе - киләчәктә мәҗбүри таләпләрне бозуга китерә алган шартларны, сәбәпләрне һәм факторларны кисәтү һәм бетерү.

Профилактик визит барышында контрольдә тотылган затка «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 елның 248-ФЗ номерлы Федераль законның 50 статьясында билгеләнгән тәртиптә консультация бирелде.

Хуҗалык итүче субъектка сыра, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре аңлатылды. Белгеч сыра сатуда мөмкин булган хокук бозулар, бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар һәм алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында мисаллар китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International