Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы бәхәсле мәсьәлә буенча консультация бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Кәрәзле элемтә салонында ул смартфон сатып алганда сайлауны хәл итә алмаган. Сатып алучы сөйләшү барышында сатучыга сатып алынган телефонның кирәкле сыйфатлары турында хәбәр итә. Озак уйланулардан соң, сатучының киңәшләрен исәпкә алып, ул дусты янында товар сайлап ала.
Шул ук көнне кич белән ул телефонда үзенә кирәкле функциянең булмавын ачыклаган. Икенче көнне иртән сатып алучы сатучы янына ашыга. Әмма аның товарны алыштыру турындагы таләпләре үтәлми, чөнки техник яктан катлаулы сыйфатлы товарлар алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел. Кулланучы сатучыга дәгъва җибәрә һәм территориаль органга консультация сорап мөрәҗәгать итә.
Бу очракта кулланучыга сатучыдан җавап көтәргә һәм, әгәр мәсьәлә уңай хәл ителмәсә, шаһит күрсәтмәләренә сылтама белән судка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Дәгъва белдерүендә шуны күрсәтергә кирәк: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 4 статьясындагы 3 пункты нигезендә, әгәр сатучы (башкаручы) килешү төзегәндә кулланучы тарафыннан товарны сатып алуның конкрет максатлары турында хәбәр ителсә, сатучы кулланучыга әлеге максатларга ярашлы кулланырга яраклы товар тапшырырга тиеш.
Әмма кулланучыларга шуны белергә кирәк: бәхәс очрагында товарны ваклап сатып алганда, товарның игълан ителгән таләпләргә туры килмәвен исбатлау бик авыр, чөнки ваклап сату – алу килешүе сатып алу максаты турында хәбәр итү фактын теркәргә мөмкинлек бирми. Товарның конкрет максатларга яраклылыгын сатып алганда ук тикшерергә кирәк.