2024 елның 20 июнендә «АБ ИнБев Эфес» АҖ филиалында алкоголь продукциясе буенча Республика ведомствоара дегустация комиссиясе (алга таба – дегустация комиссиясе) утырышы узды.
Утырыш кысаларында чираттагы тапкыр Казан шәһәрендәге «АБ ИнБев Эфес» АҖ җитештергән продукцияне ачык дегустацияләү үткәрелде.
Дегустациядә фильтрланган сыраның 8 үрнәгенщ бәя бирделәр, шуларның 6 сы сусланың башлангыч эктрактивлыгы 10-12% булган сыра үрнәге («Старый Мельник из Бочонка», «Баварский закон», «Немецкий стандарт», «Белый медведь», «Голд майн бир Ячменное», «Голд майн бир») һәм башлангыч эктрактивлыгы 12-13% булган 2 сыра үрнәге («Время Качества», «Ловенбрау оригинальное»).
Үрнәкләр утырышта катнашучылар тарафыннан ачык форматта дегустацияләнде һәм бәяләнде.
Утырышта катнашучылар Казан шәһәрендәэшләп килүче «АБ ИнБев Эфес» АҖнең продукция, чимал һәм материаллар җитештерү технологияләренең, шулай ук төргәк дизайнының югары дәрәҗәсен билгеләп үттеләр.
Дегустация комиссиясе әгъзалары продукциянең ачыклык, ис һәм тәм критерийлары буенча органолептик характеристикаларын белдерделәр. Бу үрнәкләр чиста, кайнатылган, солодлы, чүпрә исе килеп торган һәм тәме белән аерылып тора, кулланучыны үзенә тарта. Шулай ук комиссия әгъзалары сыраның күбекле характеристикаларын югары дәрәҗәдә бәяләде.
Конкурстан тыш, Калуга шәһәрендәге филиалда җитештерелгән яңалыклар – газлы сидралар: татлы «БОН СЕЗОН» («BON SEASON»), татлы «БОН СЕЗОН ГРУША » («BON SEASON PEAR») һәм җиләк – җимешле ярым коры «БОН СЕЗОН РОЗЕ» («BON SEASON ROSE») татып карадылар. Әлеге төр продукциягә дегустация комиссиясе әгъзалары тарафыннан югары органолептик бәя бирелде.
Дегустация комиссиясе әгъзалары оешмада булу вакытында предприятие тарихы һәм дөньяның иң югары дәрәҗәсенә туры килгән сыра җитештерүнең төп җитештерү һәм технологик процесслары белән таныштылар.