Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Кибеттән кул чатыры сатып алдым, өйдә аның гөмбәзе кырыенда вак тишекләр таптым. Сатучы миңа башкасын сайларга тәкъдим итте, ләкин миңа башкаларның төсе ошамады. Шул ук төстәге башка кул чатыры сатуда юк иде. Товарны алмашуга ризалашмадым. Мин акчаны кире кайтаруны сорадым. Ләкин минем таләп кире кагылды Бу никадәр законлы?
Белгеч бу сорауга карата аңлатма бирде:
- Бу очракта сатучының баш тартуы законсыз. РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 18 статьясына ярашлы рәвештә, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, әгәр алар сатучы тарафыннан билгеләнмәгән булса, кулланучы үз сайлавы буенча: товарны алыштыруны, сатып алу бәясен чагыштырмача киметүне, товарның кимчелекләрен түләүсез бетерүне яки өченче зат тарафыннан аларны төзәтүгә тотылган чыгымнарны каплауны таләп итәргә; шулай ук сатып алу килешүен үтәүдән баш тартырга, товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Югарыда аталган Законның 22 маддәсе нигезендә, кулланучының товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турындагы таләпләре, тиешле таләп күрсәтелгән көннән алып ун көн эчендә сатучы тарафыннан канәгатьләндерелергә тиеш.