Кулланучыларга дарулар сатып алганда аларның хокукларын аңлаттылар

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына еш кына дару препаратларын алмаштыру һәм кире кайтару турында сораулар килә. Кулланучыларга законнарда товарны сыйфатына карап кире кайтаруның билгеле бер кагыйдәләре бар дип аңлатыла. Бу кагыйдәләр даруларга да, медицина техникасына да кагыла.

Тиешле сыйфатлы дарулар алмаштырылырга яки кире кайтарылырга тиеш түгел. Кулланучы сатып алганнан соң даруханәдән чыкмаса да, ул даруны кире кайтара алмый. Фармацевт чек биргәннән соң товарны кире кайтару мөмкин түгел. Ләкин, әгәр фармацевт ялгышып кулланучыга башка даруны саткан икән, мәсәлән, гель урынына кулланучыга мазь саткан очракта, фармацевт сатып алынган бәяне яңадан исәпләп, товарны алыштырырга тиеш.

Сыйфатсыз даруларга килгәндә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 18 статьясы нигезендә, кулланучы күренгән яки яшерен кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга хокуклы.

Даруның җитешсезлекләре дип түбәндәгеләр санала:

 - даруның яраклылык вакыты тәмамлану;

- маркировкалау дефекты булу (сериясе һәм яраклылык вакыты бөтенләй күрсәтелмәгән, яисә пакеттагы яраклылык вакыты препаратта күрсәтелгән белән туры килми);

- даруны куллану буенча инструкция булмау яки башка препараттан булган инструкция булу;

 - инструкциядәге даруның тасвирламасы чын төскә, искә, пакетка, дозага, зурлыкка, формага яки консистенциягә туры килмәве;

 - препаратны төрүдә җитешсезлекләр булу (мәсәлән, капкачы, тартмасы  бозылган, герметиклык булмау һ.б.).

Кулланучыларга дару препаратларын сатып алуга аеруча нык игътибар белән карарга һәм товарны кассадан китмичә тикшерергә киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International