Беренче яртыеллыкта планнан тыш 15 инспекция визиты үткәрелде

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы прокуратурасы таләбе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан эшкуарлык эшчәнлегенең хуҗалык итүче субъектларына карата сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуның мәҗбүри таләпләрен, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 номерлы карары белән расланган идентификация чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен үтәү буенча инспекция визитлары үткәрелде.

2024 елның беренче яртыеллыгында планнан тыш 15 инспекция визиты үткәрелгән. Әлеге визитлар нәтиҗәсендә хуҗалык итүче 8 субъектта хокук бозулар ачыкланган һәм административ беркетмәләр төзелгән. Тикшерү һәм карар кабул итү өчен материаллар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International