Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әгерҗе шәһәренең кулланучылары һәм эшмәкәрләре өчен күчмә чара үткәрделәр.
Сәфәрнең максаты - төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрү һәм кулланучылар базары мәсьәләләре буенча профилактик эш алып бару.
Шәһәрнең сәүдә объектларында кулланучыларга гамәлдәге законнар бозылган очракта «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә эш итү тәртибе аңлатылды.
Хокук бозу очрагында гамәлләр алгоритмы турында фикер алыштылар.
Беренчедән, әгәр операция әле ябылмаган булса һәм сатып алу өчен түләү кертелмәгән булса, киштәдә күрсәтелгән бәядән товар сатуны таләп итәргә кирәк.
Икенчедән, товар өчен түләнгән бәядәге аерманы кире кайтаруны таләп итәргә кирәк, әгәр бәяләрнең туры килмәве түләү һәм чек алганнан соң ачыкланган булса.
Бу таләпләрнең икесе дә законлы, һәм сатучы тарафыннан кире кагыла алмыйлар.
Әгәр сатучы урында кулланучы таләпләрен үтәүдән баш тартса, ул түбәндәгечә эшләргә мөмкин:
- дәлил буларак, прилавкадагы бәянең фотосын ясарга. Шулай ук әлеге фактны видеоязмага теркәргә дә була;
- таләпне канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, кибет администрациясенә мөрәҗәгать итәргә, дәгъва хаты төзергә һәм дәгъваның күчермәсен үзеңә калдырып теркәргә. Кибет җитәкчелеге закон буенча ун көн эчендә кулланучының дәгъвасын карарга һәм җавап бирергә тиеш.
Чара ахырында барлык катнашучыларга Яр Чаллы территориаль органының Кайнар линия телефоны эше турында мәгълүмат бирделәр: 8 (8552)71-43-03. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар таратылды.