2023 елның 24 июлендәге 369-ФЗ номерлы Федераль закон белән «Милли түләү системасы турында» 2011 елның 27 июнендәге 161-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
2024 елның 25 июленнән үзгәрешләр нигезендә, банклар акчаларны исәптән чыгарганчы мошенниклык билгеләре булуга барлык күчерүләрне тикшерергә, шул исәптән РФ Үзәк Банкы мәгълүматлары базасы белән чагыштырырга тиеш.
Шул ук вакытта мошенниклык предметына операцияләрне түләүче банк кына түгел, ә алучы банк та тикшерәчәк.
Клиентның ихтыяри ризалыгыннан башка акча күчерү билгеләре РФ Үзәк банкы тарафыннан регламентлаштырылган.
Үзгәрешләр РФ Үзәк банкының антифрод-базасыннан белешмәләрне игътибарсыз калдырган банкларның һәм башка операторларның җаваплылыгын кертә һәм клиент ризалыгыннан башка күчерүләр белән көрәшне көчәйтергә тиеш.
«Антифрод система» - банкларның транзакцияләрен мошенниклык ихтималлыгы дәрәҗәсенә бәяләү буенча чаралар комплексы. Система һәр операциягә билгеле бер критерийлар куллана, һәм әгәр тегесе аларга туры килмәсә, аны инде җентекләбрәк тикшерә һәм бу хакта сигнал бирә.
Әгәр акча күчерү буенча операцияләр клиентлар ризалыгыннан башка башкарылса, банклар акчаларны 30 көн эчендә кайтарырга тиеш булачак, әгәр сүз чик буе күчерүләре турында барса – 60 көн эчендә.
25 июльдән эшли башлаган урланган акчаларны кире кайтару механизмыннан файдалану өчен, акчаларны шикле күчергәннән соң мөмкин кадәр тизрәк банкка яки эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул чагында финанс оешмасы акча күчерелгән счет буенча акча хәрәкәтен туктата алачак.
Бу «суыну чоры» дип атала.