Сатып алынган мәктәп кирәк-яраклары һәм мәктәп формасы тиешле сыйфатта булмаса, нишләргә?

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Яңа уку елы башлану белән ата – аналарда яңа мәшәкатьләр барлыкка килде. Мәктәпкә алынган барлык товарлар да балага туры килмәскә мөмкин - кечкенә туфли, уңайсыз букча, спорт формасы андый түгел һәм башкалар.  «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законы буенча («Кулланучының сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы» 25 маддәсе), мондый товарны 14 көн эчендә алмаштырырга мөмкин, әгәр товар кулланылышта булмаса, фабрика ярлыгы сакланган булса.

Мәктәп формасын һәм башка кирәк-яракларны сатып алганнан соң сатучы тарафыннан әйтелмәгән кимчелекләр ачыкланса, нишләргә соң? Сатучыга нинди таләпләр куярга мөмкин?

Сез сатып алган теләсә нинди товарның җитешсезлеге ачыкланса, законның 18 маддәсе таләпләренә туры китереп, сатучыдан шул ук маркалы товарга (артикул) алмаштыруны, тиешле исәпләү белән башка маркалы товарга (артикул) алмаштыруны таләп итәргә хокуклы. Яки сатып алудан баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итәргә мөмкинсез.

Һәрхәлдә, түбәндәгеләрне үз эченә алган дәгъва язарга кирәк:

- сатучының исеме;

- кулланучы мәгълүматлары;

- сатып алынган товарның тасвирламасы һәм аның бәясе;

- товар сатып алу датасы;

- сатып алынган товар белән бәйле проблеманы тасвирлау;

 - сатучыга куела торган таләп;

 - дата һәм имза.

Югарыда күрсәтелгән таләпләр сатучыга язма рәвештә куела. Дәгъва ике нөсхәдә төзелә, аларның берсе сатучыга тапшырыла, ә икенчесе Сездә кала. Шул ук вакытта Сезнең нөсхәдә дәгъва кабул итү турында тамга (дата, имза, ФИО һәм дәгъва кабул иткән затның вазыйфасы, оешма мөһере) калырга тиеш. Әгәр сатучы дәгъваны кабул итүдән баш тартса, аны сатучыга заказлы хат белән тапшырырга мөмкин.

Банк картасы белән түләнгән товарны кире кайтарганда, акчалар сатып алучының банк картасына күчерелә. Әгәр товар акчалата түләнгән булса, акча кассадан да, сатып алучының банк картасына күчерү юлы белән дә кайтарылырга мөмкин.

Әгәр сатучы акчаны ирекле рәвештә кире кайтарудан баш тартса, тиешле бәхәс бары тик гражданлык суд эшләре кысаларында гына хәл ителергә мөмкин.

Судка мөрәҗәгать иткәндә кулланучы түбәндәге хокуклардан файдалана ала: сыйфатсыз товар өчен акчаларны кире кайтаруга, мораль зыянны каплауга, дәүләт пошлинасын түләүдән азат итүгә, сатучыдан кулланучы файдасына штраф түләтүгә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International