Кибет сатучыларының хокукый грамоталылыгын арттыру буенча чара үткәрелде

2026 елның 20 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Нурлат шәһәрендәге «Fix Price» кибете сатучылары өчен укыту семинары үткәрде.

Чараның максаты-кибет хезмәткәрләренең хокукый грамоталылыгын арттыру, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм конфликтлы хәлләрне булдырмау. Укыту семинарлары персоналга кулланучылар хокукларын яхшырак белергә, үз бурычларын төгәл аңларга һәм конфликтлы ситуацияләрдә ничек эш итәргә кирәклеген белергә ярдәм итә. Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирү тәртибе аңлатылды.

Чара барышында кулланучылар базары өлкәсендә белешмәләр һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International