Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Степанова хуҗалык итүче субъект – ИП «Изобилие» кибете өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча профилактик чара уздырды.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп таләпләре, товарларны сату кагыйдәләре, шулай ук сатучының сатыла торган продукция турында кулланучыларга тулы һәм дөрес мәгълүмат бирү буенча бурычлары каралды. Бәяләрне рәсмиләштерү, сатып алучыларга мәгълүмат җиткерү тәртибен үтәү, шулай ук кулланучыларның мөрәҗәгатьләрен һәм дәгъваларын карау тәртибенә аерым игътибар бирелде.
Хуҗалык итүче субъект вәкиленә сыйфатсыз товарлар сатып алганда кулланучыларның хокуклары, товарларны алмаштыру һәм кире кайтару тәртибе, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны бозган өчен җаваплылык чаралары аңлатылды.
Чара азагында Лилия Степанова кергән сорауларга җавап бирде һәм кулланучылар базарында катнашучыларның хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән мәгълүмати материаллар тапшырды.