Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен укыту чарасы уздырылды

2026 елның 27 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы Чистай шәһәр җирле иҗтимагый оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату чарасын оештырды.

Чара барышында катнашучыларны кызыксындырган мәсьәләләр каралды. Аерым алганда, тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны дистанцион ысул белән сатып алганда кулланучыларның хокуклары җентекләп аңлатылды. Товарларны офлайн һәм онлайн кибетләрдә сатып алуның уңай һәм тискәре якларын карадык.

Белгеч шулай ук катнашучыларга интернет-кибетләр аша товарлар сатып алганда сатып алучының сатучы, товар, аның характеристикалары һәм шартнамә төзелгәнчегә кадәр илтеп җиткерү шартлары турында тулы һәм дөрес мәгълүмат алырга хокукы барлыгын хәбәр итте. Намуссыз сатучыларның типик схемалары һәм челтәрдә мошенниклыктан саклану ысуллары тикшерелде.

Җанлы дискуссия барышында катнашучылар дистанцион рәвештә сатып алынган техник яктан катлаулы товарларны кайтаруга һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен товар сатып алу үзенчәлекләренә кагылышлы сораулар бирделәр. Консультант бәхәсле ситуацияләрдә эш итү тәртибен аңлатып, барлык мөрәҗәгатьләргә тулы җаваплар бирде.

Чара азагында барлык катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча территориаль органнар элемтәләре кыскача бәян ителгән белешмәләр һәм буклетлар тапшырылды. Чара кулланучылар базарында үз мәнфәгатьләрен яклау өчен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукый грамоталылыгын арттыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International