ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрендә кулланучылар грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән профилактик чараларга зур игътибар бирәләр. Моның өчен уку йортларында лекцияләр үткәрелә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова Яшел Үзәннең 16 нчы мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар грамоталылыгы буенча дәрес үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

16
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Менделеевск шәһәрендә эшмәкәрләр, сәүдә объектлары җитәкчеләре һәм сатучылар белән очрашты. Сәүдә объектларында төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрделәр: 188 төр продукция буенча бәяләр мониторингы, 24 төрдәге социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы һәм сыра сату буенча мониторинг.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

13
сентябрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Балтач бистәсендә урнашкан шәхси эшмәкәр Гыйльмуллина Н.З. «Нур» кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат районының Әхмәт авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча укыту семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең сыра өчен тәкъдим ителгән минималь бәяләр үтәлешенә атналык мониторинг кысаларында «Табыш» ҖЧҖнең Азнакай шәһәрендә урнашкан «Находка» кибетендә профилактик чара уздырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре ведомство буйсынуындагы районнарның хуҗалык итүче субъектлары белән даими очрашып торалар.

Бу атнада Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районында профилактик чаралар уздырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар белән чираттагы очрашу агымдагы елның 12 сентябрендә Балтач муниципаль районының КФҮ ДБУ филиалында узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова кабул итте. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина һәм контроль–инспекция бүлеге белгече Илшат Бәдретдинов мәктәп укучылары арасында хокукый культураны һәм грамоталылыкны арттыру, актив гражданлык тормыш позициясен формалаштыру, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә игътибарны җәлеп итү максатында Кукмара районындагы Ваһапов исемендәге мәктәп китапханәсендә сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр. 

Тэги: кулланучылар хокукы

12
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спас районы МФЦ ДБУ филиалында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча консультация өстәле үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, кулланучыларның якланмаган категориясе булган  өлкән яшьтәге гражданнарны алдау практикасының таралуын кисәтү максатыннан, өлкән яшьтәге кешеләр белән даими рәвештә очрашулар үткәрә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International