Чистай территориаль органына гражданка Е.кулланучы инициативасы буенча эшне башкару килешүен өзү мәсьәләсе буенча Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Гражданка шәхси эшмәкәр белән эчке ишекләр ясау һәм урнаштыру турында килешү төзегән. Әмма финанс проблемалары барлыкка килү сәбәпле, ул килешүне үтәүдән баш тартырга булган. Бу очракта аны кулланучының хокуклары һәм бурычлары кызыксындырды.
30нчы еллар башында Әлмәт авылында мәктәпләр, изба-читальнялар ачыла башлый. 1935 елда кечкенә генә агач йортта, клуб янында уку йорты ачыла, хәзерге шәһәр китапханәсе - 2нче филиал — Әлмәт шәһәренең иң борынгы китапханәсе.
1993 елда 2нче шәһәр китапханәсе филиалы Идел буе халыклары әдәбияты китапханәсенең рәсми статусын ала. Ул шәһәр үзәгендә урнашкан һәм бик кирәкле. Китапханәнең даими укучылары - төрле яшьтәге, белемле, социаль хәлдәге кешеләр. Китапханә милли мәдәниятләрнең рухи кыйммәтләрен һәм традицияләрен торгызуга, аларны пропагандалауга игътибар итә. Милли диаспоралар белән эшләү тәҗрибәсе тупланган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республика оешмасының Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
Чара сорау-җавап форматында узды. Озакка сузылган әңгәмә нәтиҗәсендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның киң спектрын колачларга өлгерделәр.
2023 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Саба муниципаль районы Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин катнашында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы законга кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре даими нигездә ведомствога караган районнарга күчмә чаралар үткәрәләр.
Бу атнада эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре халыкның куллану грамоталылыгын арттыру максатларында чираттагы мониторинглар һәм профилактик чаралар үткәрү өчен Минзәлә муниципаль районына чыктылар.
2023 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендә гражданнарны күчмә кабул итү уздырды.
2023 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин Байлар Сабасы бистәсенең күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультация үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан Чистай шәһәренең «Рубль Бум» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды.
Шәхси эшмәкәр Мәхмүдова Ф. (Әтнә районы) сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә кагыйдәләре нормаларын һәм нигезләмәләрен аңлатып өйрәтү семинары уздырылды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Мамадыш шәһәренең 4 нче урта мәктәбендә булдылар.
Анда 9-10 сыйныф укучылары белән очрашу булды. Очрашуның максаты: укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиада үткәрү, укучылар арасында әлеге олимпиадага карата кызыксынуны арттыру һәм аның чикләрен киңәйтү турында хәбәр итү.