2022 елның 6 октябрендә Теләче муниципаль районының Иске Җөри авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль – инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып бардылар.
Халыкның хокукый белеме дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 2022 елның 7 октябрендә килүчеләргә консультация белән күчмә чара үткәрелде.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты тарафыннан Чистай шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультация бирелде.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсен уздыру барышында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка консультация һәм мәгълүмат бирү оештырды.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы Чистай шәһәре оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
2022 елның 6 октябрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Чистай муниципаль районы Булдырь авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан Йолдыз авылы халкы белән очрашу оештырылды һәм авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде.
Өлкәннәр көне - безгә чиксез кадерле кешеләр, әниләребез һәм әтиләребез, әби-бабаларыбыз көне. Бу – кеше зирәклеге, җитлеккәнлеге, күңел юмартлыгы көне.
"Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт" ДАССОда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бүләкләр тапшыру белән чара үткәрелде.
Өлкәннәр көне безгә өлкәннәргә булышырга һәм аларны хөрмәт итәргә кирәклеген искә төшерә. Бу бөтен җәмгыять өчен бик мөһим. Дата очраклы гына сайланмаган, чөнки картлык - алтын чор, көз дә алтын чор дип атала, шуңа күрә өлкән буынга көзге сезонның иң матур чагында махсус көн бүлеп бирергә карар кылынган.
Беренче октябрьдә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Әлеге күркәм бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында чара үткәрде.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты «Лаванда» чәчтарашханәсе хезмәткәрләре өчен семинар-укулар үткәрде. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату белән беррәттән, социаль якланмаган категориядәге гражданнарга чәчтараш хезмәтләре күрсәткәндә ташламалар бирү мәсьәләсе дә каралды.