Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасында Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре Нурлат шәһәрендә «Китап йорты» кибетендә хезмәткәрләр өчен укыту семинары үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Факел» балалар лагеренда «Грамоталы кулланучы» темасына дәрес үткәрде.
Яшел Үзән шәһәрендә «Авокадо» челтәренең яңа кибете ачылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре яңа объектта булдылар һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хезмәткәрләрне укыттылар, кулланучылар өчен консультация өстәле оештырдылар.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре балалар уенчыклары сатучылар өчен семинар оештырды. Катнашучылар кулланучылар хокукларын яклауның төп аспектларын, товарларны сату кагыйдәләрен һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә эшләнмәләрне маркировкалау таләпләрен белделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре атна саен шәһәрнең хуҗалык итүче субъектлары һәм кулланучылары өчен профилактик чаралар үткәрә. Әлеге чараларны үткәрүнең төп максаты – шәһәр халкының кулланучылар белемен арттыру.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшмәкәр Гыйниятова М.Х. сәүдә объектында (Олы Әтнә авылы) кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатып, сатучылар өчен укулар үткәрелде.
Профилактика эшләре кысаларында Баулы шәһәренең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгеченең кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча дежур торуы булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш шәһәре территориясендә хуҗалык итүче субъектлар белән профилактик чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык субъектлары белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре буенча халыкка хокукый грамоталылык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрде.
Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә «Монетка» сәүдә челтәренең яңа кибете ачылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре яңа кибеттә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар уздырдылар.