- Авыр көнкүреш техникасын ничек дөрес сайларга? - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш шәһәренең «Эконом» кибете хезмәткәрләренә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Арча шәһәренең «КООП-хезмәтләр» ҖЧҖ сәүдә комплексында чираттагы кизү тору үткәрде. Чара барышында сәүдә комплексына килүчедән түбәндәге эчтәлектәге сорау килде:
- Интернет-кибет аша суыткыч сатып алдым. Аны китергәннән соң, мин аның зурлыгын дөрес исәпләмәгәнемне аңладым, ул миңа туры килми. Товарны кире кайтару мөмкинлеге турында мине кисәтмәделәр, китерелгәннән соң ике көн вакыт үтте. Мин аны кире кайтара аламмы? Шулай да бу көнкүреш техникасы.
2024 елда гаилә кыйммәтләрен үстерүгә, гаилә институтын ныгытуга һәм ярдәм чараларын көчәйтүгә аерым игътибар бирелә.
Гаилә кешене барлыкка китерә һәм аның үсешкә омтылышын хуплый, әгәр гаилә әгъзалары башка кешеләр белән дә уртаклашырга теләгән кыйммәтләрне берләштерә икән димәк бу: мәхәббәт һәм тугрылык, сәламәтлек һәм иминлек, ата-аналарны хөрмәт итү, өлкәннәр һәм кечеләрне кайгырту, нәселне дәвам итү дигән сүз.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең актив эше дәвам итә. Даими профилактик эш мәктәпләрдә, пансионатларда һәм сәүдә үзәкләрендә алып барыла. Эшмәкәрләр һәм сатып алучылар өчен күчмә чара 2024 елның 1 апрелендә уздырылды.
«Кеше. Канун. Хакыйкать» клубы кысаларында Зәй шәһәренең 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары өчен «Сез, сатучы һәм хокук» дигән темага танып белү сәгате үткәрелде. Үзәк китапханә хезмәткәре кулланучының кем булуы, нинди хокуклардан файдалануы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш шәһәренең Азык - төлек кибетләре хезмәткәрләре белән Россиядә азык-төлекне дистанцион ысул белән сату үзенчәлекләрен белү буенча семинар-уку үткәрделәр.
Дарулар, шулай ук даруханәләрдә тәкъдим ителгән төрле медицина приборлары махсус товарлар булып санала, аларны сатып алуга гражданнар бик җаваплы карарга тиеш. Сатып алу алдыннан кулланучы товар белән танышырга, аның турында өстәмә мәгълүмат, шул исәптән аның сыйфаты туры килүен раслау турында мәгълүмат сорарга хокуклы. Даруханә оешмасы кулланучы соравы буенча туры килү турында декларациянең яки туры килү сертификатының күчермәсен бирергә тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан «Китап йорты» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, электроника товарлары сатучылар белән семинар-уку барышында, ваклап сату-алу килешүе буенча көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарларны сату үзенчәлекләрен, шул исәптән товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучылар хокукларын карадылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте:
- Кибетләрнең берсендә төзелеш материаллары сатып алдым, түләү банк картасы белән башкарылды. Кибеттә сатып алганда, товарның артыгы калса, аны кире кайтарырга мөмкин булачак, дип кисәттеләр. Чек булмауга сылтап, сатучы тиешле сыйфатлы товар калдыклары өчен акчаны кире кайтарудан баш тарта. Аның гамәлләре законлымы?