Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Спас районының күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Менделеевск районында эшмәкәрләр, сәүдә объектлары җитәкчеләре һәм сатучылар белән очрашулар уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлчәчәк Гафиятуллина Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чара үткәрде.
Еш кына сатып алучы товарны тиешле яки тиешенчә сыйфатта кайтармаган очракта, ә сатучы аны объектив һәм объектив булмаган сәбәпләр аркасында кабул итүдән яки алмаштырудан баш тарткан очракта сатып алучы белән сатучы арасында конфликтлар килеп чыга. Күпчелек сатып алучылар, кызганычка каршы, озакка сузылган конфликт килеп чыккан очракта «читкә китәргә» һәм эшне ахырына кадәр җиткерми, бигрәк тә товар бәясе артык зур булмаса.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә, базар комплексларында түбәнкамалылар белән очраштылар һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законында булган «товарның сыйфаты» (4 маддә) маддәсе турында сөйләделәр - сатучы (башкаручы) кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны (эшне башкарырга, хезмәт күрсәтергә) тапшырырга тиеш.
Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре дәвам итә. Продукция һәм товарларны Арча, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Саба һәм башка районнардан фермерлар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килде.
Өлкән буын арасында кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылындагы «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә укулар үткәрде.
Хокукый грамоталылык дәрәҗәсен арттыру һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка мәгълүмат җиткерү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Олег Мазюкин белән берлектә «Магнит» сәүдә объекты хезмәткәрләре һәм кулланучылары өчен профилактик чара уздырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре белән берлектә Чаллы шәһәренең «Тулпар» сәүдә үзәгендә профилактик чара уздырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Кулланучылар хокукларын яклау» Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Юлия Нигъмәтуллина белән берлектә күпфункцияле үзәкнең Идел буе бүлегендә халык өчен консультация өстәле оештырдылар.