Мәгълүмати-агарту эше кысаларында һәм халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру максатларында, Әлмәт территориаль органы белгече Ирина Синица Азнакай шәһәренең күпфункцияле үзәгендә кизү торды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче районының ял паркында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тематик дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәрендә урнашкан интернет-кибеттә консультация өстәле уздырды. Чара барышында кулланучылар законнарының нигезләре аңлатылды, кибеткә килүчеләргә маркетплейста сыйфатсыз товар сатып алган очракта эш итү механизмы буенча киңәшләр бирелде.
Урта полосада кәрәзләрдән беренче бал җыю гадәттә июнь ахырына, июль башына туры килә. Бу чорда бал кулланучылар арасында зур сорау тудыра.
Моңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре «Пчелка» кибете хезмәткәрләре һәм килүчеләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча өйрәтү чаралары оештырды.
Әлмәттә яшәүче Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына ремонт вакытында смартфонына зыян китергән сервис үзәгенә зарлану белән мөрәҗәгать итте. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 35 маддәсе нигезендә, сервис хезмәт күрсәтү процессында барлыкка килгән зыян өчен җаваплы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезендә риелторлык хезмәтләре күрсәтүгә шартнамә төзегәндә кулланучының хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
Ачыкланганча, хатын-кыз фатир арендалау өчен риетор хезмәтләре күрсәтүгә килешү төзегән. Әмма озак вакыт узганнан соң да килешү шартлары үтәлмәгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Чистай шәһәрендә яшәүче мөрәҗәгать итте. Аны тиешле сыйфатлы пневматик корал өчен акчаны кире кайтару мөмкинлеге турындагы мәсьәлә кызыксындыра.
Ачыкланганча, ир-ат берничә көн элек базарда шәхси эшмәкәрдән «Воздушка» дип аталган пневматик корал сатып алган. Ләкин ул товардан канәгать булмый, чөнки коралның еракка ату дәрәҗәсе һәм максатны зарарлау дәрәҗәсе аны канәгатьләндерми.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре даими рәвештә уздырыла торган социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы барышында, Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә «Звениговский» кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар-укулар үткәрделәр.
Әлмәт территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокук бозуларны кисәтүгә һәм гражданнар һәм хуҗалык субъектлары арасында хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар комплексын гамәлгә ашыруны дәвам итә.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре Гөлчәчәк Гафиятуллина Кайбыч районы ЗАГС хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашуның төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау буенча белгечләрнең белемнәрен арттыру һәм аларны товарлар һәм хезмәтләр базарында мөмкин булган конфликтларны дөрес хәл итәргә өйрәтү.