Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Арча шәһәрендә яшәүче бер ханым кәрәзле телефонын сервис үзәгенә тапшыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Кабул итү актында ремонт вакыты 45 көн дип күрсәтелгән. Күрсәтелгән сроктан соң тагын 30 көн вакыт узган, әмма аппарат һаман да ремонтланмаган. Бу очракта нишләргә?
Блендер үзенең исемен инглиз теленнән «болгату» сүзеннән алган. Бу җиһаз аш бүлмәсендә алыштыргысыз ярдәмче. Аның ярдәмендә төрле аш-суны тиз һәм гади итеп әзерләргә була.
Әлеге җайланма кыска вакыт эчендә ризыкларны вакларга, болгатырга, төрле боламыклар, кокотейль әзерләргә мөмкинчелек бирә. Кухня комбайны белән чагыштырганда, блендерның өстенлекләре күбрәк: ул кухняда аз урын алып тора, ә башкарган эшләре шул ук.
Кальян - ул сыеклык пары аша фильтрация һәм суыту белән махсус тәмәке катнашмаларын тарту җайланмасы. Кальянның ватаны - Һиндстан, ул Якын Көнчыгыш илләрендә киң таралыш алган. Россиядә кальян россиялеләрнең бөтен кызыклы һәм яңалыкка булган мәхәббәте аркасында зур популярлык казана.
Күпләр кальянның зыяны турында сорау бирә. Әйтик, медицина тикшеренүләре кальянның зыянын кире какмый, тик аның зыянын тәмәке белән чагыштырып булмый, дип раслый. Иң мөһиме - чамасын белергә һәм кальянны артык еш тартмаска.
02.11.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан «Арыш Мае» сәүдә челтәре предприятиеләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрелде.
Коронавирус йогышлы авыруы таралу фонында чикләү чаралары гамәлдә булу шартларында РФ Югары суды документларны интернет-кабул итү бүлмәләренә күчерергә һәм гражданнарны шәхси кабул итүне туктатырга боерды. Шулай итеп, бүген инде берничә ел гамәлдә булган арбитраж судларына һәм гомуми юрисдикция судларына гаризалар һәм документларны интернет аша тапшыру мөмкинлеге кәгазь документ әйләнешенә уңайлы альтернатива гына түгел. Документларны электрон тапшыру аларның формасына һәм эчтәлегенә карата таләпләрне үтәү бурычын юкка чыгармый. Аларны карау вакыты да үзгәрешсез кала. Шулай итеп, сүз материалларны җибәрү ысулы турында гына бара.
Кизү тору графигы нигезендә, консультатив совет әгъзалары, Авангардная урамында урнашкан КФҮ филиалында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар мәсьәләләре буенча консультация пункты оештырды.
Аферистлар финанс компаниясе генә түгел, прокуратура, салым хезмәте, Россия Банкы һәм башка оешмалар исеменнән дә шалтыратырга мөмкин.
Шул рәвешле, мошенниклар кешене тигезлектән чыгарырга, дошманлыкка тартырга омтыла. Әмма Сезнең белән акча турында сөйләшә башлыйлар икән, шунда ук элемтәне өзегез. Банкның рәсми номеры буенча шалтыратып, счет һәм картагыз белән барысы да тәртиптә булуына инаныгыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан «Грамоталы кулланучы» акциясе оештырылды. Белгечләр шәһәр халкына һәм кунакларына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән һәм чыгарылган мәгълүмати буклетлар тапшырдылар. Әлеге буклетлар «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 нчы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән.
29.10.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан Казан шәһәре базарларында һәм сәүдә мәйданчыкларында кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрү дәвам итә.
Кешенең йокысы сыйфатына бик күп факторлар йогынты ясый: сәламәтлек торышы һәм туклану рационыннан алып урын-җир кирәк-яракларының уңайлылыгына кадәр.
Һәркемгә билгеле булганча, уңайсыз мендәрдә яхшы итеп йоклап булмый, шуңа күрә мондый товарны сайлауга аерым игътибар бирергә кирәк. Ортопедик мендәр сатып алыр алдыннан табиб белән киңәшләшү артык булмас.