ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

«11 ноябрь»  зур ташламалар һәм эре онлайн-мәйданчыкларның махсус тәкъдимнәре аркасында популяр вакыйгага әверелә. Әмма файда белән беррәттән кулланучылар хокукларын бозу куркынычы да бар. Акция чорында сатып алулар алдыннан менә мөһим тәкъдимнәр:

Шартларны өйрәнегез. Акция һәм кире кайтару кагыйдәләре белән танышыгыз. Товарларның категорияләре һәм минималь заказ буенча чикләүләрне төгәлләштерегез.

Тэги: кулланучылар хокукы

8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова Лениногорскиның 5нче мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары өчен финанс белеме дәресе үткәрде. Укучыларга банк карталарыннан ничек дөрес файдаланырга, счетларны тикшерергә һәм кирәкмәгән түләүләрдән качарга кирәклеге турында сөйләделәр. 

Тэги: кулланучылар хокукы

3
октябрь, 2025 ел
җомга

Хәзерге пенсионерлар-актив, кызыксынучан, яңа белемнәргә әзер, яңа тәҗрибәгә ачык кешеләр. Моны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренең Түбән Каманың «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ял итүчеләр белән очрашуы раслады.

Тэги: кулланучылар хокукы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече өлкәннәрнең хокукый грамоталылыгын арттыру һәм аларга кулай юридик ярдәм күрсәтү максатларында Базарлы Матак авылы базарында Өлкәннәр көненә багышланган чираттагы кизү торды.

Тэги: кулланучылар хокукы

12
сентябрь, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре даими нигездә кулланучылар белән консультацияләр үткәрә.

2025 елның 11 сентябрендә Алабуга районы территориясендә оештырылган «Кулланучылар сорауларына җавап бирәбез» акциясе узды. Кулланучылар территориаль орган белгече Татьяна Костинага сораулар бирә һәм һәр ситуация буенча аңлатма ала алдылар. 

Тэги: кулланучылар хокукы

11
июль, 2025 ел
җомга

Шәхси эшмәкәр Кәримова Г.И. сәүдә объекты сатучылары өчен сәүдә кагыйдәләренең нормаларын һәм нигезләмәләрен аңлату буенча семинар узды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукы

5
май, 2025 ел
дүшәмбе

5 майда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре  «Шәфкатьлелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында хезмәт алучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында  «Кулланучы хокукларын якларга» дигән теманы ачыкладылар.

Тэги: кулланучылар хокукы

12
март, 2025 ел
чәршәмбе

Куллану өлкәсендә өлкән буынның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәүче белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев «Актаныш ветераннар йорты» клубында катнашучылар белән очрашу үткәрде. Очрашу барышында кулланучылар сәүдә өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча тәфсилле консультация алдылар.

Тэги: кулланучылар хокукы

10
март, 2025 ел
дүшәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын үтәү йөзеннән, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен комплекслы күчмә чаралар оештырып, җирле үзидарә органнары белгечләре белән очрашалар.  Әлеге очрашулар барышында җирле үзидарә органнары белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча укулар үткәрелә.

Тэги: кулланучылар хокукы

5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Буа шәһәрендәге күп функцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр үзәгендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International