Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына җиһаз сыйфатына карата кулланучыларның шикаятьләре ешайды. Шуңа бәйле рәвештә, Сыйфат атналыгы кысаларында 08.11.2022 көнне Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Яшел Үзән шәһәрендә җиһазлар кибетендә булдылар.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы кулланучы белән сатучы арасында мөнәсәбәтләрне җайга сала. Шулай итеп, сатып алучылардан килгән гаризаларны карап тикшерүгә генә түгел, сатучылар һәм сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең белемен арттыруга да игътибар итәргә кирәк.
2021 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәре «КООП-хезмәтләр» ҖЧҖдә чираттагы дежур тору үткәрде. Сәүдә комплексына килүчедән түбәндәге эчтәлекле кызыклы сорау алынды: «Интернет аша җиһаз гарнитуры сатып алынды. Ул китерелгәч, төсе Интернетта күрсәтелгәннән аерылып торганы ачыкланды. Сатып алучы, сатучыга мөрәҗәгать итеп, товардан баш тартырга һәм акчаны кире кайтарырга карар кыла. Әмма сатучы, җиһаз гарнитурының башка күләмдәге, форма, габарит, фасон, төсе яки комплектация туры килмәгән азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә кертелүе сәбәпле, баш тарткан. Аның гамәле дөресм һәм алга таба миңа нәрсә эшләргә?».
Җиһазлар - кыйммәтле товар һәм көн саен түгел, ә озакка сатып алына. Җиһазлар сайлау җиңел түгел, монда иң мөһиме – ялгышмаска кирәк. Әмма һәрвакытта да җиңел генә башкарып чыга торган эш түгел. Кайсыбер очракларда, уңышсыз җиһаз сатып алынганда, намуссыз сатучыларга юлыкканда, озакка сузылган суд процесслары башлана, экспертизага акча түгелә, нервлар какшый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына С. исемле кулланучы сатучының алдан түләнгән җиһазны китерү вакытын бозган гамәленә шикаять белдереп мөрәҗәгать итте. 2019 елның августында ул сатучы белән кухня гарнитуры китертү турында шартнамә төзегән булган. Шартнамә төзелгән көнне кулланучы, китертү эшен тизләтер өчен, товарның тулы бәясен түләгән. Шартнамәне үтәү чоры – утыз календарь көне.