Бу көнне аларны чәй табынына, концертларга һәм башка чараларга чакыралар, өйдә котлыйлар, бүләкләр, азык-төлек пакетлары тапшыралар, ярдәм күрсәтәләр һәм аерым игътибар бирәләр. Олы яшьтәге кешеләр бу бәйрәмнең килүен түземсезлек белән көтеп ала.
Халыкара өлкәннәр көне елга бер тапкыр була, ләкин көмеш яшьтәге кешеләр тормышында катнашу өчен һәрвакыт сәбәп бар. Шушы уңайдан Яр Чаллы территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Красный Бор авылының «Красный Бор имәнлеге» социаль ярдәм үзәгендә ял итүчеләр белән очрашты.
Традиция буенча октябрьнең беренче көнендә без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Өлкәннәр көне - зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне! Бу бәйрәм өлкән буынның безнең мәхәббәтебезгә, кайгыртуыбызга һәм игътибарыбызга мохтаҗ икәнлеген барыбызга да тагын бер кат аңларга ярдәм итә.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Кукмара районы Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре һәм халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре катнашында ярминкә - авыл хуҗалыгы продукциясен һәм сәнәгать товарларын түбән бәядән сату оештырылды. Ит, суган, икмәк, бәрәңге, кишер, сарымсак, кәбестә һ.б. зур сорау белән каршы алынды. Халыкның социаль нечкә катламнарына социаль яклау үзәге тарафыннан ихтыяҗ булган, аеруча мохтаҗларга бушлай азык-төлек җыелмалары таратылды.
Халыкара өлкәннәр көне бөтен дөньяда октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә. Бу көнне өлкән яшьтәге кешеләр - әби-бабайлар, өлкән яшьтәге күршеләр, эш буенча хезмәттәшләр зур игътибарга лаек.
Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында ветераннарны хөрмәтләделәр.
Хезмәттәшләрен өлкәннәр көне белән котлау Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы өчен инде яхшы традициягә әверелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина хәзер лаеклы ялда булган элеккеге коллегалары - Шәймуллина Фәврия Вафа кызын, Юзеева Нина Герасим кызын, Шәйхиев Илһам Гайфи улын, Шаһиева Дания Госман кызын, Юнысова Минсара Сафин кызын өйләренә барып котладылар.
Россиядә өлкәннәр көне, РФ Югары Советы Президиумы карары нигезендә, 1992 елның 1 октябрендә кертелде. Бу көнне бик күп оешмалар һәм предприятияләр өлкәннәр өчен төрле чаралар үткәрәләр. Өлкәннәр көне - тормышның үзенчәлекле мизгеле, ул көнне иң игелекле сүзләр, теләкләр һәм уйлар белән генә зур тормыш юлы үткән кешеләргә мөрәҗәгать итәләр.
Бу көннәрдә аларны чәй табыннарына, концертларга һәм башка чараларга чакыралар, өйләрендә тәбриклиләр, бүләкләр тапшыралар, ярдәм күрсәтәләр һәм аерым игътибар бирәләр. Олы яшьтәге кешеләр бу бәйрәмнең килүен көтеп ала.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең кадерле ветераннары! Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән өлкәннәр көне – игелек һәм хөрмәт көне белән котлыйм! Сез бу тормыш турында бик күпне беләсез, үсеп килүче буынга күп нәрсә өйрәтә аласыз. Сезнең агарган чәчләрегез яшьне генә күрсәтми, ә тәҗрибәне, зирәклекне, тирән белемне дә аңлата. Сез безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып торасыз.
Халыкара өлкәннәр көнендә сезгә игелек, сәламәтлек, күңел ачу һәм тыныч күк йөзе телим!
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.