Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар кысаларында Тәтеш шәһәренең үзәк китапханәсендә «Гаилә-Бөек патшалык мәхәббәте» дип аталган әдәби – музыкаль композиция узды.
Гаилә елында иң мөһиме: гаилә һәм аның һәр кеше тормышындагы әһәмияте, традицияләре һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләшергә өстәмә сәбәп бар.
РФ Президенты Владимир Путин 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителү турында Указга кул куйды, ә октябрьдә без өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтлибез. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Сафиннар (эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгеч - эксперты Лилия Камалованың әти-әнисе) гаиләсенә кунакка бардылар, аларны бәйрәм белән котладылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 27 июнендәге 756 номерлы карары белән расланган 2023-2025 елларга Татарстан Республикасында туучылар санын арттыру буенча региональ программаны (чаралар планын) гамәлгә ашыру кысаларында «Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча эш бирүчеләрнең иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)» республика конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрелә. Конкурсның максаты - Татарстан Республикасындагы оешма җитәкчеләрен балалы хезмәткәрләр өчен уңайлы социаль-хезмәт шартлары булдыруга этәрү.
Һәр гаилә - ул зур дөнья, анда үз традицияләре, мөнәсәбәтләре һәм гадәтләре, хәтта балаларны тәрбияләүгә үз карашлары була. Балалар - үз әти-әниләренең кайтавазы, диләр.
2024 елның 12 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Чуваш Республикасы Батырев муниципаль округында «Акатуй» һәм «Сабантуй» бәйрәмнәрен берләштергән чарада булдылар.
Туй юбилейлары иерархиясендә лидерлар исемлегендә 40 еллык юбилей беренче урында. Шуңа күрә бу бусаганы үткән гаиләне Рубин туе белән котлыйлар. Юбилейга шундый исем кызыл төсмерле ныклы һәм матур таш Рубин хөрмәтенә бирелгән. Дүрт дистә ел бергә яшәгән ир белән хатын арасында да шундый ук бәйләнеш бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре өчен тематик план һәм хезмәт әзерлеге буенча дәресләр расписаниесе нигезендә «Гаилә елы» эгидасы астында дәрес үткәрелде.
Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру, шулай ук традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатыннан кабул ителгән.
Гаилә - ул безнең дәүләтнең нигезе, ышанычлы тылы һәм кеше өчен таянычы. Ул безгә авыр минутларда көч бирә, үз-үзебезгә ышанырга өйрәтә, буыннар дәвамлылыгын һәм мәдәниятен саклый. Гаилә традицияләрне, белемнәрне, тәҗрибәләрне өйрәтә, тәрбияли, киләчәк буынга тапшыра. Гаиләнең төп максаты - балалар тудыру һәм тәрбияләү.
2024 елда гаилә кыйммәтләрен үстерүгә, гаилә институтын ныгытуга һәм ярдәм чараларын көчәйтүгә аерым игътибар бирелә.
Гаилә кешене барлыкка китерә һәм аның үсешкә омтылышын хуплый, әгәр гаилә әгъзалары башка кешеләр белән дә уртаклашырга теләгән кыйммәтләрне берләштерә икән димәк бу: мәхәббәт һәм тугрылык, сәламәтлек һәм иминлек, ата-аналарны хөрмәт итү, өлкәннәр һәм кечеләрне кайгырту, нәселне дәвам итү дигән сүз.
Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре «Гаилә. Гаилә кыйммәтләре» дип аталган чарада катнаштылар. Ул Яшел Үзән шәһәренең үзәк китапханәсенең 26 нчы филиалында узды.