ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2024 ел
җомга

Социологик сораштырулар нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең үз товарларына ышаныч дәрәҗәсе елдан-ел арта һәм бүген аларның сыйфатына сатып алучыларның 85% тан артыгы ышана. Үзебездә җитештерелгән товарларының күпчелек өлешен, бигрәк тә азык-төлек продуктларын нәкъ менә җирле кече һәм урта предприятиеләр һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре  җитештерә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Урамда яз һәм һәр хатын-кыз кабатланмас булырга тели! Кием сайлау мөмкинлеге зур, ләкин киемне сайлый да белергә кирәк бит әле. Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Хатын-кызлар киемнәре базарында дистә еллар буе эшләүче шәхси эшмәкәргә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2024 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре «Академик» сәүдә комплексы территориясендә консультация пункты оештырды. Кулланучыларга һәм сатучыларга товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Ирина Ершова Аксубай районы мәктәпләрендә белемле кулланучы темасына лекцияләр үткәрде.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

2024 елның 15 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү көнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Лениногорск шәһәренең 5 нче мәктәбе укучылары өчен «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» девизы астында лекция үткәрделәр.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, ТР Кулланучылар күзәтчелеге идарәсе белгечләре белән берлектә «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә ял итүчеләр өчен чара үткәрделәр. Реабилитация үзәгендә күп еллар очрашу традициясе һәм һәр тапкыр мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның проблемаларын хәл итүгә көч туплау өчен сәбәп булып тора.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова 1 нче Питрәч мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белән семинар һәм викторина үткәрде.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты белән берлектә, Бөгелмә муниципаль районында «Радуга «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» учреждениесендә өлкән буын гражданнары өчен чара үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече, «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә» багышланган чаралар кысаларында, «П.» кибетендә консультация өстәле оештырды, викторина уздырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Пимер авыл җирлегендә халыкның куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән максат белән гражданнарны кабул итте.

Тэги: гражданнарны кабул итү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International