ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече-эксперты Гөлнара Абдрахманова Апас муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белгече Аида Нигъмәтҗанова белән берлектә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең Апас филиалында консультация өстәле уздырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның 12 мартында Тәтеш районында эшкуарлык берләшмәсе белән Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге вәкилләре катнашында очрашу узды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан кулланучылар өчен викторина, укыту семинары үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина Әтнә муниципаль районының Олы Мингәр авылында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында техник яктан катлаулы товарларның сыйфатына, тиешле сыйфатлы товар алмашуга, сыйфатсыз вафельницаны кире кайтару, куллану срогы чыккан балык сатып алу һ. б. турында мөрәҗәгатьләр килде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов рәислегендә Тәтеш район Башкарма комитеты вәкилләре җыелышы узды, анда ул узган ел йомгаклары буенча Тәтеш муниципаль районының социаль-икътисади үсеше, районда республика һәм федераль программаларның үтәлеше турында хәбәр итте һәм җыелганнарның сорауларына җавап бирде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лилия Айвазова региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, Әлмәт районының Новотроицкое авылындагы сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

Тэги: профилактик әңгәмә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина «Арча-информ» радиосының туры эфирында кунакта булды. Эфир Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган иде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенед Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова Тәтеш муниципаль районының Килдеш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.

Тэги: кулланучылар хокукы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгече белән берлектә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Булдыр авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-уку үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

15
март, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш шәһәрендә яшәүчеләргә бөтен дөньяда уза торган бәйрәм турында хәбәр итү максатыннан, кулланучылар белән очраштылар.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International