Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Минзәлә шәһәрендә яңа ачылган «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр.
Шүрәле - татар шагыйре Габдулла Тукай поэмасы. Ул 1907 елда татар фольклоры мотивлары буенча язылган. Шурале балеты поэма сюжеты буенча төзелгән.
Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Чаллы шәһәренең хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр белән чираттагы очрашу үткәрде. Чарада катнашучыларга сыйфатсыз товар сатып алу һәм сату очрагында төп хокуклар һәм бурычлар аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү, халыкның куллану белемен арттыру максатларында шәһәр базарларына һәм сәүдә рәтләренә килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен чаралар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре ТР Түбән Кама муниципаль районының Эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү бүлеге белгечләре белән берлектә Түбән Кама КФҮдә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр, даими рәвештә реабилитация алучыларга консультацияләр бирәләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Спас районы Болгар шәһәренең күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар аңлатылды. Гражданнар үтенече буенча эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы килешүне өзү үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына кулланучылар күп тапкырлар мобиль телефоннар, ноутбуклар, телевизорлар, компьютерлар кебек техник яктан катлаулы товарлар сатып алганда законнарны аңлату турында консультация сорап мөрәҗәгать итәләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы территориаль органына караган Питрәч муниципаль районына барды.
Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан эшмәкәрләр һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән очрашуда коррупциягә каршы тору буенча семинар үткәрелде.