Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты күпфункцияле үзәкнең Чистай филиалында кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре районның пенсия яшендәге кешеләре белән очрашу үткәрделәр. Чараның максаты - өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Рифат Сөнгатуллин «Иристон» осетин милли-мәдәни үзәге» Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы адвокаты Владимир Коцубей белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу алкоголь базарын җайга салу һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеккә бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга юнәлдерелгән иде.
МФЦда кизү тору барышында бер граждан шундый сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Кафеда ашарга заказ бирдем, аннан счет китерүләрен сорадым. Аның белән бергә официантка үземнең кредит картасын һәм оешманың дисконт картасын тапшырдым. Әмма хезмәткәр ташламаны куллану мөмкин түгел, дип хәбәр итте, чөнки түләү касса аша башкарылган инде. Хезмәткәр сүзләренә караганда, дисконт картасын алдан ук күрсәтергә кирәк булган. Мондый таләп законлымы?
2025 елның 1 сентябреннән башлап, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге куллану төргәгендә сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр әйләнеше турында 2173 номерлы карары белән расланган идентификация чаралары белән сыраны, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләрне һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләрен маркировкалау кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, товарлар мониторингының дәүләт мәгълүмат системасына (ГИС МТ) белешмәләр бирү буенча яңа мәҗбүри таләпләр үз көченә керде.
2025 елның 8 сентябреннән Татарстан мәгариф учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары өчен XIII республика олимпиадасы башлана.
Оештыручылар:
- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе;
- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ветеринария даруханәсендә консультация өстәле оештырдылар. Кулланучылар хокукларын яклау буенча законнар турында сөйләштеләр, учреждение хезмәткәрләре өчен семинар-уку оештырдылар.
Яшел Үзәндә иң матур чараларның берсе - ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Биредә һәркемне җыр һәм биюләр, уен һәм конкурслар, викторина һәм интеллектуаль сораулар, шулай ук күңелле хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф көтә.
Палатников Николай Федорович - Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлеге башлыгы булып эшләүче Надежда Цыганованың бабасы. Николай Федорович 1916 елның 19 декабрендә Татарстан АССРның Чистай районы Данауровка авылында туа.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 64 нче мәктәптә Белем көненә багышланган бәйрәм тантанасында катнашты. Ул укучылар һәм уку йортының педагогик коллективы алдында чыгыш ясады, катнашучыларны яңа уку елы башлану белән котлады. Татарстан Рәисе исеменнән балаларга укуларында уңышлар, яңа ачышлар һәм якты тәэсирләр теләде, республиканың лаеклы киләчәген формалаштыруда белем бирүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Укытучыларга һөнәргә тугрылыклы булулары һәм үсеп килүче буын үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Тантаналы чара җылы атмосферада узды һәм барлык катнашучыларда якты тәэсирләр калдырды.