ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Сарман авылының үзәк китапханәсендә мәгълүмати чара үткәрде. Чарада катнашучылар кулланучылар хокуклары белән таныштылар, кибеттә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәнергә кирәклеге турында сөйләштеләр.
Куркынычсызлык максатларында Казанда Россия Премьер – Лигасы «Рубин» (Казан шәһәре) - «Спартак» (Мәскәү шәһәре) командалары арасында 2025 – 2026 еллар футбол буенча Россия чемпионаты футбол матчын үткәргәндә, 2025 елның 23 августында Ак Барс аренасыннан бер чакрым радиустагы сәүдә объектларында алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителми. Чикләүләр, җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сатудан тыш, шулай ук Астрономия, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет, Чернышевский урамнарында да гамәлдә булачак.
- Товарларны зоокибеткә кайтаруның нинди кагыйдәләре бар?
- Әгәр товар туры килмәгән икән, аны кире кайтарып буламы?
- Азыкны зоокибеткә кире кайтарып буламы?
- Муенчакны яки уенчыкны зоокибеткә кире кайтарып буламы?
- Нинди товарларны кире кайтарып булмый?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лилия Степанова Бөгелмә районы территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык субъектлары өчен профилактик чаралар уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашучы МХО ветераны Вадим Исхаков белән очрашты. Алар идарә тәҗрибәсе турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиеваның Баулы районының Васькино-Туйралы авылыннан шәхси эшмәкәр Г.Г. Демидов белән профилактик онлайн-визиты булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле уздырды.
Теләче районының Олы Мәтәскә авыл җирлегендә һәм Әтнә районының Кышкыл авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итүләр узды. Чараларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров үткәрде.
Әлмәт полициясенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре җирле массаж салонында легаль булмаган алкоголь сату очрагын ачыклаган. Хокук саклаучылар анда гомуми күләме 72 литрдан артык булган төрле спиртлы эчемлекләрнең 136 шешәсен тартып алган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Ашан» гипермаркетында сатучылар һәм сатып алучылар белән укыту чарасы уздырды.