ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре декабрь аенда “Сатып алучыларның хокукларын урында беләбез” дигән акциясен дәвам итә. Акция бер атна дәвамында Казанның 23 кибетендә узды инде, киләсе атнада “аңлату десант”ын Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы карамагындагы районнарга “төшерү” күздә тотыла


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

12 декабрьдә – Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Чаллы территориаль органы Гомумроссия гражданнарны кабул итү көненең чираттагысын үткәрде. Кабул итүне вәкаләтле зат – Гөлшат Вафина алып барды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2017 елның ноябрь ае өчен алкогольле продукцияне ваклап сату күләмнәре турында мәгълүматларны автоматлаштырылган рәвештә эшкәртү срогының техник өзеклек аркасында 2017 елның 13 декабренә кадәр озайтылуы турында хәбәр итә

“Заман кулланучысы!” дигән тема буенча конкурска (оештыручысы – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм «Безнең гәҗит Россия» газетасы) ситуацион биремнәр 2017 елның 31 декабренә кадәр кабул ителә. Конкурста Татарстан Республикасында яшәүче 18 яшьтән зуррак гражданнар (алга таба – Конкурста катнашучы) катнаша ала

2013 елдан бирле 12 декабрьдә – Россия Федерациясе Конституциясе көнендә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелеп килә. Гомумроссия кабул итү көнендә  гражданнарга дәүләт яки муниципалитетның югары дәрәҗәдәге вазыйфаи затларына, аларның урынбасарларына, башка чиновникларга алдан язылып куймыйча гына, чират тәртибендә (паспортны күрсәтеп) мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырыла

 2017 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты поручениесе  нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узды. Бу көнне теләгендә булган һәрбер кеше алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон мәсьәләләре буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итүгә иреште

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе заказы буенча, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати-аңлату эшен киңәйтү максатыннан чыгып, товарга экспертиза үткәрүче бәйсез оешмалар исемлегеннән алып, товарларның төрле төркемнәре буенча сатып алучы белешмәлекләренә кадәр, төрле тематикаларга кагылышлы бик күп буклетлар эшләп чыгарылды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре халыкны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кирәкле мәгълүматлар белән таныштыру өчен теләсә кайсы мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша. Узып баручы елның соңгы аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Кулланучы хокуклары турында урында беләбез” дигән акция үткәрә. Чарага Казан шәһәре һәм ведомство карамагындагы районнарның 100ләп сәүдә оешмасы җәлеп ителәчәк

Яңа ел күпләребез өчен гадәттә йомгак ясау вакытына әйләнә. Без барыбыз да, үзебез дә белешмәстән яки белешеп, узган елда нәрсәләргә ирештем соң, дигән сорауга җавап табарга тырышабыз. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы да укучыларның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү буенча башкарылган эшләре белән горурлана. Ә мәктәпләр, үз чиратында, укуда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылары һәм аларга белем биргән укытучылары белән мактана ала

Яңа ел дигәндә, иң элек пиротехника әйберләре – фейерверклар һәм яңа ел салютлары күз алдына килеп баса. Әмма “капчыктагы тычкан” өчен түләмичә, аларның сыйфатлысын ничек сайлап алырга?

Пиротехника әйберләрен, Яңа ел салютларын һәм фейерверкларны сату “Пиротехника әйберләренең иминлеге турында” Таможня берлегенең Техник регламенты  – ТР ТС 006/2011, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.98 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон нигезендә җайга салына


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International