ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Чыршы уенчыкларын ничек сайлап алырга? Әлеге сорауга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Шаһидуллин Марсель Тәлгат улы җавап бирергә булды.

Теләсә кайсы товарны дөрес итеп сайлап алу максатына ирешү сәүдә оешмасын сайлаудан башлана. Товар сатып алганчы, сатучы турында белешергә кирәк. Юкса сатучы турында кирәкле мәгълүматларның булмавы кулланучыны законлы таләпләрен куюдан мәхрүм итәргә мөмкин

Кулланучыбыз Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров районы судына, объектның түбәсен ябу эшләренә үзе белән ҖЧҖ арасында подряд килешүе төзелгән булуын күрсәтеп, подряд килешүе буенча акча түләтү турында ҖЧҖгә дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Дәгъва бирүче аның бәясен түләгән, әмма җавап бирүче эшкә дә керешмәгән, үзенә түләнгән акчаны да ихтыярый төстә кире кайтарып бирмәгән

Яңа ел бәйрәмен, әлбәттә инде, онытылмаслык, матур итеп – фейерверклар очыртып каршылаячакбыз.  Әмма әле аларны  тәүге тапкыр гына сатып алырга карар итүчеләребез дә бар. Язмабыздагы киңәшләр нәкъ менә шундыйларыбыз – ракетаның салютлар батареясеннән ничегрәк аерылып торуын белмәүчеләр өчен бик тә ярап куясына ышанабыз


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Күп функцияле үзәкнең Арча районы филиалына килүчеләр белән куллану базары өлкәсе буенча агарту чарасы үткәрде

Халыкара инвалидлар көне 2017 елның 3 декабрендә билгеләп үтелде. Әмма бу датага багышланган чаралар бөтен декабрь ае диярлек дәвам итә. Аларда физик, сенсор, акыл ягы яки психик яктан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша. Чараларга сәламәтлеге чикле кешеләрне җәмгыять һәм тулаем дәүләтне үстерүгә җәлеп итү мәсьәләсенә битараф булмаганнар кушыла

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе карамагындагы территориаль органнар Инвалидлар декадасына багышланган чараларда актив катнашты һәм катнаша. Аларны үткәргәндә, физик мөмкинлекләре чикләнгән булса да, көндәлек тормыштагы батырлыклары белән безне таңга калдырып килүче кешеләрне социаль тормышка җәлеп итү, инициативалы һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу мөмкинлеге барлыкка килә. Мәсәлән, Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре түбәндәге чараларда катнашып, бу эшкә үзләреннән саллы өлеш кертте

2017 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Менделеев районында хәмер базарындагы хәлләрне җайга салу буенча Координация советы утырышында катнашты


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

 3 декабрьдә бөтен дөнья күләмендә 1992 елда БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу – бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен аеруча зур әһәмияткә ия булган көн тумыштан, балачактан яки олыгайгач каты авырудан зыян күргән кешеләр проблемаларына игътибарны җәлеп итү мөмкинлеге бирә


8
декабрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 8 декабрендә Менделеев шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасының төп бүләген тапшыру тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов 10-11 сыйныфлар арасында олимпиадада җиңгән Никифорова Мариягә исемле бәллүр кубок, кыйммәтле бүләк һәм җиңүче дипломы тапшырды.

Ә инде тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бондарева Гөлүсә Җәүдәт кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгеч-эксперты, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Буа районы һәм Буа шәһәрендәге белгече, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында, дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәктә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Тәтеш ш., Ленин ур., 37 й.) кабул итү үткәрде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International