Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Р» барында физик затның алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 41 шешә (24 литр) тәшкил иткән.
Алкоголь продукциясенә бәяләр мониторингы үткәрү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары оештырды.
2024 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Кукмара районында урнашкан Арча территориаль органы хезмәткәре Кабинетында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы сораулар нигезендә кулланучылар белән очрашу узды.
Хуҗалык итүче субъектларның һәм халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру, кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Раилә Йосыпова «Агроторг» ҖЧҖ (Олы Әтнә авылы) сәүдә объектында сатучылар өчен укулар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә базарларда кизү тору үткәрә, бу кулланучылар мөрәҗәгатьләрен профилактикалау һәм карау максатларында актуаль чара булып санала.
Кизү тору вакытында Кулланучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар:
2024 елның 03 июлендә «Радуга» сәүдә үзәгендә кизү тору уздырылды, аның барышында сәүдә үзәгенә килүчеләр белән Кулланучылар хокукларын яклау буенча аңлату әңгәмәләре узды. Кулланучылар товарларның сыйфатына шикаять белән сатучыларга мөрәҗәгать иткәндә эш итү алгоритмын тикшерделәр.
Коррупциягә каршы көрәш темасын дәвам итеп искәртеп узабыз – куркыныч коррупция бозуларының берсе - ришвәтчелек, ул закон тарафыннан эзәрлекләнә.
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 291 маддәсе нигезендә, халыкара иҗтимагый оешманың вазифаи затына, чит ил вазыйфаи затына ришвәт бирү өчен җинаять җаваплылыгы шәхсән яки арадашчы аша (шул исәптән, вазыйфаи зат күрсәтмәсе буенча ришвәт башка физик яки юридик затка тапшырылганда) башлана.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре профилактик визит белән Чаллы шәһәренең «Мербау» сәүдә үзәгенә килделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча идарәсеннән үзәк базарда спиртлы сыеклык сатып алу факты буенча тикшерү материалы килде. Йөкләү гражданин Б. идарә иткән «Газель» автомашинасыннан башкарыла.
Елның кайсы вакыты булуга карамастан, кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча эш дәвам итә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләр өчен «Грамоталы кулланучы» акциясе үткәрделәр.