2021 елның мартында Алабуга районында «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» дигән темага балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелде, анда 10 яшьтән 13 яшькә кадәрге яшь рәссамнар катнашты. Конкурс Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган иде.
Көн саен, кибетләрдән сатып алганда, төрле хезмәтләрдән (медицина, торак-коммуналь, белем бирү һ.б.) файдаланып, эшләр башкару турында килешүләр төзегәндә, без барыбыз да кулланучы булуыбызны истә тотарга тиеш. Шуңа күрә үз хокукларыңны белү һәм алардан файдалана белү мөһим.
Бүгенге көндә смарт-җайланмалар һәм электрон техника җитештерүчеләрнең барысы да Россия программалары белән тәэмин ителгән булырга тиешләр. Болар нинди программалар булырга тиеш? Аларны яңартулар ничек булачак? Һәм алар өчен түләү мәҗбүриме?
2021 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустация залында алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы була.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина «Рәисә» ҖЧҖнең азык-төлек кибетендә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча семинар-укулар үткәрде.
2021 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Пятерочка» супермаркеты һәм «Азино-2» универсамасы хезмәткәрләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрде.
26.04.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан Казан шәһәрендә, Спартак урамы буенча урнашкан «Эдельвейс» супермаркетында кизү тору үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре, Биектау районы Башкарма комитеты вәкиле А.М. Садыкова белән берлектә, Биектау авылы, Полковая урамы, 9 нчы йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә дежурлык үткәрделәр.
Бүген Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башланды. Хәзер, җәмәгать киңлекләреннән тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында реконструкцияләнәчәк топ-200 ишегалдын билгели, шулай ук Казансу елгасының үсеш стратегиясе кысаларында Яр буе зоналарын үстерү өстенлекләрен сайлый алачак.
2021 елның 27 апрелендә 11: 00 сәгатьтә Росалкогольрегулированиенең 2020 елгы эшчәнлеге йомгакларына һәм 2021 елга төп бурычларга багышланган (видеоконференция форматында) алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт коллегиясенең йомгаклау утырышы була.