Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Габдулла Тукайның туган көне алдыннан, бөек татар шагыйре музеенда булдылар.
Г. Тукай музее 1986 елдан «Шамил йорты» дип аталган Иске Татар бистәсе территориясендә иң матур биналарның берсендә эшли. Аның экспозициясендә - Габдулла Тукайның мемориаль әйберләре, аның исән калган фоторәсемнәре һәм нәшер ителгән әсәрләре, гәҗит-журналлар, редакция әйберләре белән шагыйрьнең шәхси әйберләре һәм документлары, Г.Тукайның үлем битлеге саклана.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Татарстан Республикасы Чистай шәһәр суды санкцияләре нигезендә, уртак чаралар барышында, 2021 елның 22 апрелендә гражданин Х.ның торагында һәм гаражында тентү үткәрде. Тентү нәтиҗәсендә төрле полимер савытларга тутырылган 3509,5 литр күләмендә спиртлы сыекча законсыз әйләнештән алынды. Барлык продукция, гамәлдәге законнарны бозу фактларын ачыклау өчен, Чистай территориаль органы складына чыгарылды.
2021 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Эдельвейс» кибетендә эшләүчеләр өчен семинар үткәрде.
Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.
Һәркемгә дә аңлашыла - велосипедны көзен, ә чаңгыны язын сатып алырга кирәк. Билгеле булганча, сезон башланыр алдыннан һәм аннан соң сезонлы товарларны ташламалар белән сатып алу отышлырак. Әйтик, кышкы дубленканы (тун) язын яки көз башында сатып алу кулай.
Сезонлы әйберләр сатып алганда кулланучы нәрсәләрне белергә тиеш соң? Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче кулланучы тормышындагы кечкенә генә тарихтан башлыйк.
2021 елның 21 апрелендә Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Усманов рәислегендә Яшел Үзән районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттан тыш утырышы булып узды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина, хокук саклау органнары, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашты. Агымдагы елның 3 ае йомгаклары буенча сату, районның авыл торак пунктларын лицензияле хәмер белән тәэмин итү, алкоголь базарында легаль булмаган эшчәнлеккә чик кую мәсьәләләре каралды.
2021 елның 21 һәм 22 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә алкогольле продукцияне ваклап сату предприятиеләренә мониторинг үткәрү барышында алкогольле продукцияне, аерым алганда, сыра һәм сыра эчемлекләрен тыелган вакытта сатуның өч очрагын ачыклады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе март аенда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган балалар рәсемнәре республика конкурсын оештырган иде.
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы укучылары әлеге конкурста актив катнаштылар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Мөслим гимназиясе укучылары Раил Шәйгарданов һәм Әминә Хафизова конкурс призерлары булдылар.
Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гариза буенча, сыра һәм сыра эчемлекләрен товар-озату документларыннан башка сата торган сәүдә объектына барып кайттылар.
Яшел Үзән территориаль органында Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәре Резедә Йосыпова янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр үткәрде. Белгеч административ биналарда һәм якын-тирә территорияләрдә янгын куркынычсызлыгы чаралары, эш урынында беренчел янгынга каршы инструктаж, янгын турында хәбәр итү системалары, янгын чыккан вакытта башкарырга тиешле гамәлләр турында сөйләде.