Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында сатып алучылар өстенлек бирә торган әйберләр темасына анкета үткәрде.
Анкетада барлыгы 75 респондент катнашты.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләрнең башлыклары белән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасарлары, бүлек башлыклары, территориаль органнар, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина КФҮ дәүләт бюджет учреждениесенең Арча районы филиалында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар өчен чираттагы чараны үткәрде.
Күп еллар дәвамында Чистайда, бөтен Россиядәге кебек үк, "Милләтләр кроссы" россиякүләм йөгереш көне уза. Быел да искәрмә булмады.
21 сентябрьдә республикакүләм ярыш кысаларында "Милләтләр кроссы" дигән традицион һәм катнашучылар саны буенча масштаблы массакүләм спорт чарасы булып узды.
Яңа уку елы башлану белән укучыларга хокукый мәгълүмат бирү эше яңартылды. 12 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль органы белгечләре 1 нче санлы Алексеевск урта мәктәбе укучылары өчен кулланучыларның хокукларын яклау, коррупциягә каршы көрәшү, экстремизмны, терроризмны, шәхескә, җәмгыятькә, дәүләткә каршы җинаятьләрне профилактикалау өлкәсендәге закон нормаларын аңлату буенча лекцияләр үткәрде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең дүрт белгече "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" дигән республика конкурсының икенче этабына уңышлы үтте.
2019 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе командасы РФ Федераль казначылыкның ТР идарәсе һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы командалары белән уйнады.
2019 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында хезмәткәрләрне укыту булды. Дәреснең темасы: "Контроль-инспекция эшчәнлеген оештыру, теория һәм практика мәсьәләләре" дип атала иде, аны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ һәм суд практикасы бүлеге башлыгы урынбасары Ильяс Җамалетдинов уздырды.
2019 елның 21 сентябрендә Чаллы шәһәрендә "Милләтләр кроссы" дигән россиякүләм йөгерү көне кысаларында традицион ярышлар узды. Бу зур бәйрәм – спорт һәм күп кеше катнашында уза торган йөгереш бәйрәме. Анда, яше ничәдә булуына карамастан, теләге булган һәркем катнаша алды. Чаллы шәһәрендәге стартка мәктәпкәчә һәм белем бирү йортларыннан, гомуми белем бирү мәктәпләреннән, югары уку йортларыннан һәм хезмәт коллективларыннан 40 меңнән артык кеше чыкты. Шәһәрдә милләтләр кроссы маршруты үзгәрешсез кала. Гадәттәгечә, җиңел атлетика йөгереше яр буе паркында һәм аның янәшәсендәге Чулман проспекты территориясендә узды.