ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре автокала кибетләренең берсендә шәһәр халкына сатыла торган, товар озату документлары булмаган 60 литр күләмендә сыра продукциясен законсыз әйләнештән алды. Моннан тыш, әлеге алкогольле продукция БДАМС системасында да чагылыш тапмаган.
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча өзлексез рәвештә эш алып барыла, аларда бәян ителгәннәрнең күбесе раслана.
2019 елның 25 сентябрендә Алабуга һәм Менделеев муниципаль районнарында алкогольле продукцияне сату мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссияләрнең чираттагы утырышлары булып узды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече "Кулланучыларның хокукларын яклау" дигән темага республика олимпиадасын үткәрү чорында Теләче муниципаль районының "Теләче урта мәктәбе" МББУ 11 нче сыйныф укучылары өчен кулланучы белеме темасына дәрес үткәрде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Әтнә районы КФҮ ДБУ филиалына килүчеләргә консультация бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында "Кышкы спорт инвентаре" дигән темага анкета үткәрде.
Сораштыруда 73 кеше катнашты.
2019 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече "Болгар кадет интернат-мәктәбе" ДБББУ өлкән сыйныф укучылары өчен экстремизм, терроризм, шәхескә, җәмгыятькә һәм дәүләткә каршы җинаятьләрне профилактикалау һәм кулланучы белемнәре нигезләрен өйрәнү буенча сыйныф сәгате үткәрде.
2019 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай шәһәрендә картлар һәм инвалидлар өчен "Юлдаш" интернат-йортында лекция-әңгәмә оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәүлек әйләнәсе "Ышаныч телефоны" эшли: +7 (987) 296-68-93. Әлеге номер буенча республикада яшәүчеләр әзерләнә торган, кылынган яки кылына торган җинаятьләр, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдаланып эш итү фактлары, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгы, хезмәткәрләрнең дәүләт хезмәтенә кагылышлы тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәвенә бәйле фактлар турында хәбәр итә ала. Хәбәр җибәрүчеләрдән алынган мәгълүмат кичекмәстән каралачак, мөрәҗәгатьнең конфиденциальлеге гарантияләнә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре "10нчы татар-рус гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ һәм "40нчы гимназия" МББУ укучылары өчен сыйныфтан тыш чара үткәрде.